Хезмәт

Соңлаган тәүбә (чын хикәя)

Менә ничә көннәр инде ул үзенең соңгы минутлары өчен көрәшә. Әҗәл бик якында, кул сузымында гына. Ә ул тартыша, юк, аңарга үләргә ярамый. Тагын аз гына сабыр итче, Газраил, тагын бик аз гына...

Шул исемне тагын бер генә кабатларлык вакыт бир… Бәлки бу юлы балалары аның ни әйтергә теләгәнен аңлар? Алары да… нигә соң әниләрен аңламый? Беләләр иде бит, юкса, аның соңгы елларда гел бер нәрсә турында, дөресрәге, гел бер кеше турында гына уйлап яшәгәнен. Нигә соң ул әҗәл түшәгенә егылгач кына бөтенесе дә бу хакта онытты? Ул авызын кыймылдатып, Аның исемен әйтүгә, нәрсә, әнкәй, тамагың киптеме диләр дә, тизрәк авызына су тиерәләр. Ахыргы көчен җыеп, шушы исемне ничә тапкырлар кабатлады, һәммәсенең азагы шулай төгәлләнде. Юкса, инде бу исемне кабатларга да тәненең көче, егәре бетеп бара. Сулышы да, өзелер чиккә җитеп, нечкәргәннән-нечкәрә.
Менә кызы тагын авызына су тиерде. Ни булды соң бу телгә, ник тыңламый соң ул хуҗасын? Эх, әйтәсе иде ярым пышылдап булса да шул исемне, аңларлар иде газиз балакайлары. Әнә бит яныннан бер минутка да өзелмиләр, әле берсе, әле икенчесе керфек тә какмый күзләренә генә карап тора. Тик берсе дә бу күзләрнең ни теләгәнен аңламый. Су кирәк түгел миңа, Ул кирәк, Ул диеп ут янып ята, юкса, күмердәй чем-кара бу ике түгәрәк.
Әле аяк-кулы йөргәндә, теле-авызы барда өнендә генә түгел, төннәрдә дә Ул дип саташты әни кеше. Карале, балалар монысын да онытты. Кунакка кайткан чакларында аз уятмадылар бит әниләрен саташулы төшеннән. Ник берсенең башына килсен дә, ник берсенең хәтере яңарсын!
Эх, нигә соң алдарак - үзе йөреп торганда тәвәккәләмәде икән? Теге чакта бик-бик ялгышуын еллар үткәч аңлады, ләбаса. Инде аңлаганына да ничә еллар. Юк шул, җитмәде тәвәкәллеге. Әҗәл дигәненең шулай бик тиз бөгеп аласын кем белгән? Әле йөреп тора, өйдәге һәммә эшне үзе эшли. Юк-барга читтәге балаларын да чакырып мәшәкатьләми иде. Авырып киткәч тә берничә көн үзе генә ятты, ике-өч көннән хәл алырмын дип көтте. Тик кинәт башланган авыруы көнләп-сәгатьләп көчәйде генә. Ярый әле, күршеләре әбинең күзгә-башка күренмәвенә борчылып, ишеген шакыды. Авыруының гадәти түгеллеген аңлап, балаларны да алар чакыртты. Йөрәгенең, кул-аягының җегәре сәгатьләп кимүен үзе дә сизеп ятты да…
Бүген генә менә шушылай хаста булып яткач та, бар иде аның да кәттә чаклары. Эшкә генә түгел, сүзгә-телгә дә бик үткен иде ул. Азагын уйлап тормастан, турыдан бәреп сөйләшергә яратты. Теленә ни килсә, шуны әйтте. Авыр бәреләме, җиңелме дип уйлый белмәде. Яшьлеге белән дияр идең, әле олыгая төшкәч тә… - гомерлек булды бу гадәте. Һәр авыр сүз хак булмый дип уйлый белмәде шул. Дөрес эшлим дип санады. Никадәр авырттырыбрак әйтсәң, кешегә шулкадәр үтемлерәк була, файдасы тия дип ышанды. Елан агуы да дәвага дип кинәнде. Чамасын белмәгәндә бу агуның агу булып каласын уйлый белмәде шул. Уйлау сәләте бирелмәгән иде кебек аңа. Тик нигәдер, картлык дигән дөньяга аяк басуга, күңеле, әйтерсең, бизмәнгә әйләнде. Үткән гомердәге һәр мизгел хәтердә яңарып, шул бизмән аша үтә башлады. Күрәсең, җаны әҗәлнең якында гына күзләп йөрүен сизенгән, дөньялыкта ук чистарынырга, ахирәткә әзерләнергә омтылган.
Әмма үткәндәге гамәл дәфтәрен әлеге бизмәнгә салган саен аның күңелендә бимазалану артты гына. Җаны да, тынычлану урынына, киресенчә, бәргәләнә, үзенә урын таба алмый интекте. Карале, үзенең шул тиктормас теле белән күпме кешене сагыш утына салган икән бит. Нишләп беркем дә аны туктатмады, дөрес эшләмисең димәде икән? Нишләп ул таш белән орган кешеләрнең берсе дә аңа үзеннән үткәреп, тагын да усалрак итеп җавап бирмәгән соң? Барысы да, сүз берләгәндәй, тын калалар иде шул. Бу тынлыкны, каршы дәшмәүне үзенең хаклыгы билгесе санаганга, ул тагын да канатланып телен чарлый торган иде…
Калмады инде, кемнең казаны буш түгел, - ә авылда моны яшереп калам димә, - барысына да эләкте. Бигрәк тә тол хатын Галимәгә нык эләкте.
Мескен Галимә, мин бөтен халык алдында бәгыренә пычак кадаганда ни хәлләр түзде икән? Юлдан читкә тайпылган кызы өчен күпмеләр җәзалаганмын бит үзен. Каршы әйтү түгел, күзен дә күтәреп карый алмый иде, бичара. Алай да, бер чакны әйтте: «Һай, артыгын кыланасың, Заһидә. Мүкәйләп димим, шуышып килеп, гафу үтенердәй булырсың, килә алмассың,» - диде… Иңрәп, гаҗизләнеп әйткән бу сүзләренә дә исем китмәде шул. Туктамадым. Миннән күреп, башкалар да җае килгәндә дә, җае килмәгәндә, җай чыгарып та, төрттерә башладылар. Бер чорда бөтен авыл йөз чөерде үзеннән. Тик берсе дә миннән үткәрә алмады бугай. Минем соңгы «тешләвем»не күтәрә алмады, урынга егылды, бахыр. Аяклары йөрмәс булды, табиблар нервыдан дигән диделәр.
Әле дә озак түзгән икән бит ул, кайлардан көч алгандыр? Җир астыннан юллар булса, шуннан гына йөрер идем, диярлек хәлгә мин китереп җиткергәнмен бит, мин… Теге соңгы «тешләү» дигәнем… нинди шайтаннар котыртты икән соң? Кирәк бит, бөтен авыл белән ду килеп печәнгә барган чакта, кызы гүләйт иткән ирнең кунакка килгән әбисен, ягъни хатынының анасын: «Менә, кодагыең шушы була»,- дип Галимә белән таныштырырга кирәк бит… Галимә шул чакта сөрлегеп, чайкалып киткән иде. Нигә генә кире борылып кайтып китмәде икән шунда? Хет шуннан соң булган төрттерүләрне ишетми калыр иде… Печән җыючы халык үзләрен бимазалаган кигәвеннән битәр котырынды шул ул көнне. Ниләр генә әйтмәделәр дә, нинди генә сүзләр белән «керендермәделәр» Галимәне… Ә иртәгесен аны урыныннан тора алмаган диделәр. Әле ул чакта да жәлләмәдек үзен. «Шәп булган, алма кебек кызын өч балалы ир белән йөртмәс. Үзе белеп йөртә бит», - дидек.
Тик үзебезнең дә алма кебек кызлар ялгыш баса башлагач кына аңладык шул ул вакытта никадәр ялгышканыбызны. Галимә хәсрәтенең нинди ачы булуын үз башыбызга төшкәч кенә аңладык та…Тик ул бахырны урынга мәңгелеккә сузып салган идек шул инде. Аңа карап, ярый әле, кадерсезгә калмады. Ул-кызлары, килен-кияүләре олылап, хөрмәтләп яшәде үзен. Бер көтү оныкларының «дәү әни!» дип өзелеп торган көне. Төп йортны да ташлап китмәделәр, безнекеләр кебек, үз рәхәтләре өчен генә яшәмәделәр. Яшьлек хатасының әнисе өчен бик кыйммәткә төшкәнен аңлаган кызы да хак юлга басты, бик күп игелек күрсәтте. Кыскасы, теге чакта бармак белән төрткән, аяк белән типкән һәммәбез көнләшерлек бәхетле картлык насыйп булды Галимәгә. Урын өстендә калса да, мескенләнә белмәде, шул хәлендә дә көнләшеп яшәдек үзеннән.
Хәлен белергә барырга көч тапсам да, гафу сорарга тәки тәвәккәлли алмадым шул. Аның эчкерсез карашы, нур балкып торган йөзенә карап, әйтәсе килгән сүзләр дә онытыла иде. Ярар, бүген әйтмәсәм, иртәгә әйтермен дип күпмеләр юатып килдем үземне... Инде менә иртәгә юк. Бүген дә юк. Әллә аңласалар, минем өчен бу эшне балаларның берәрсе башкара алыр иде дә, йөгереп кенә барып, аны ризалатып, бәхиллеген алып кайтыр иде… Юк шул, аңламый балалары…
- Кичер мине, Галимә! - дип күңеле белән меңенче тапкыр кабатларга җыенган хатынның иреннәре селкенеп алды да, ярымачык килеш хәрәкәтсез калды. Бу җиһанда инде үзен аңлаучы булмаячагына тәмам ышанган җаны, чарасызланып, тәне белән хушлашты. Әлеге Берәүнең - Галимәнең үзен инде күптән гафу иткәнен дә белмичә, җан газабы белән бакыйлыкка күчте ул. Аның чагылышы буларак, йөзе нигәдер, уңайсызланган, башы да хәсрәтле кешенеке кебек, җайсыз кыйшайган иде… Кемнеңдер күз карашыннан курыккан, оялган кебек, туры карарга кыймаган кебек бер якка килешсезрәк янтаеп калган иде ул. Күпме генә турыларга тырышсалар да, ул кабаттан шул якка авып төште. Тәне тәмам суынып беткәнче аны икенче бер мендәр белән терәтеп куярга туры килде.
…Ә авылның икенче бер очындагы зур, мәһабәт йортта ап-актан киенгән, ак яулыгын сузып бәйләгән бер әби йомшак, чиста урын-җир өстендә тәсбих тарта иде. Сүзләреннән аңлашылганча, тәхлил чыга иде ул. Аяклары йөрмәсә дә, күңеле сау, рухы сәламәт. Ул бар ихласы белән үз гамәленә бирелгән, әллә шул сәбәпле, әллә башкача, аның йөзе шулкадәр якты, шулкадәр сөйкемле иде. Аңардан ниндидер сихри нур бөркелә -.читтән карап торучы моны сизми кала алмас иде.
Менә ул ике кулын күкрәк турысына күтәреп, тәһлилен багышларга, Аллаһыга ялварырга кереште. Нигәдер аның бер җөмләсе башкаларына караганда да ялварулырак, хислерәк булып ишетелде:
- Бүген гүр иясе булачак бәндәңнең - Сәгыйть кызы Заһидәнең дөньялыкта кылган барча гөнаһларын ярлыкана, Ходаем…

Реклама

Фото: http://rescue-world.org/load/molitva_pokajanie/21-1-0-133

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: