Хезмәт

Сосна балалары күңелләргә яз алып килде (фото)

5 нче май көнне Сосна авылы мәдәният йортында "Күнелләргә язлар килгәндә" дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды.

Дәртле биюләр, моңлы җырлар, шаян нәфис сүзләр - һәммәсе дә көчле алкышларга күмелде. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде.

- Казан артистлары бер читтә торсын, үзебезнекеләр биш артистка тора, - дип сөйләштеләр концерт барышында тамашачылар.

Сүз дә юк, булдыра шул безнең балалар, укуда да алдынгы, аның өстенә сәнгатькә дә гашыйк. Күңелләргә язлар алып килгән өчен рәхмәт сезгә, балалар!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: