Хезмәт

Сосна гармунчылары

1950нче еллар. Май аеның бик матур бер киче. Бөтен тирә-як шау чәчәккә күмелгән. Шомырт, канәфер чәчәге исләре борынны кытыклый, күңелдә әллә нинди ашкынулы хисләр уята. Шушы хисләр дулкынын тагын да ашкындырып, ачык тәрәзәле бер йорттан моң агыла.

Реклама

Шушы ачык тәрәзәле йорт янында көн саен диярлек бер малайны күрергә мөмкин. Ул күзләрен зур ачып, ачык тәрәзәгә төбәлгән һәм әсәрләнеп тальян гармун моңын тыңлый. Бу йортта авылыбызның данлыклы гармунчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйният абый Гыйбадуллин яши. Ул үзенең тальян гармунын уйнап җибәрсә, бөтен әйләнә-тирә моңга күмелә. Ачык тәрәзә каршында шушы сихри тальян моңын тыңлап кайнашкан һәм гомере буе җыр-моңга, гармунга гашыйк бу малай - шушы мәкаләнең авторы. Киеренке хезмәттән соң авылыбыз яшьләре клубка ял итәргә ашыга. Бу чорда клубта үткәрелә торган чараларда бердәнбер музыка коралы булып гармун санала иде. Шуңа күрә, гармунчының дәрәҗәсе бик югары булды. Гармунчыларга бай иде безнең Сосна авылы. Алда телгә алынган Гыйният абыйдан ерак түгел генә яшәүче Васил Камилов үзе генә дә ни тора. Беренчедән, аның шикелле купшы итеп бер егет тә киенми. Сырлары гармун күреге шикелле, ялтыр-йолтыр килеп торучы хром итек, кап-кара чәчләрен маңгаена күпертеп чыгарып киелгән килешле фуражка, энәдән-җептән генә чыккан костюм-чалбар. Шуңа күрә аны яшьләр «купшы егет» дип йөртәләр иде. Икенчедән, аның кулына эләккән гармун ачыргаланып кычкырмый, ә куанычыннан сандугач булып сайрый. Ул клубка килеп керсә, яшьләрнең йөзләре яктырып, сөенечләре күзләренә чыга. Авылның югары очында яшәүче Фәргать абый Закировның гармунда уйнавында татар моңының иң нечкә хисләргә кагыла торган аһәңнәре чагылыш таба. Ул уйнаганда аның бөтен гәүдәсе гармун моңына кушылып бөгелә, сыгыла, йөзендә мөлаем елмаю барлыкка килә. Ул уйнаган көйләр тын кичтә биш чакрымлы авылның икенче башына ишетелеп тора.
Түбән очта яшәүче Әхәт абый Галипов кичке уеннарда шулай ук төп гармунчыларның берсе булды. Солдат хезмәтеннән ул «немец» аккордеоны алып кайтты. Аның үзгә тавышы клубны тагын да ямьләндереп җибәрде.
Авылыбыз һәм районыбыз горурлыгы булган, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Рәшит Мостафин да Сосна суын эчеп, авыл малайлары белән әвәрә килеп уйнап үскән егет. Ул вакытта әле безнең төшебезгә дә кермәгән «баян» дигән музыка коралын беренче тапкыр без аның кулында күрдек. Шушы өч рәтле, төймәле «зур гармунны» алдына куеп уйнарга утырса, аның башы баяннан чак кына күренеп тора иде. Шул вакытта ук инде ул зур концертларда катнашты.
Әйе, заманында гармунчылар күп иде Сосна авылында. Безнең мәхәлләдә генә дә үземнең чордашлар - Камил Сабирҗанов, Равил Әлтәпов, Хәйдәр Зәйнуллин, Мөнир Зәйнуллин оста гармунчылар иде. Ул вакытта гармун сатып алырга һәр гаиләнең дә мөмкинчелеге юк иде. Шуңа күрә мәктәпнең бердәнбер хромка гармунында уйнау өчен чират тора идек. Беркөнне базарга барган җиреннән әти бер төенчек күтәреп кайтты да: «Мә, яңадан кеше тәрәзәсе каршында йөрмә, өйрән!» - дип, алдыма китереп куйды. Ачып карасам, каршымда өр-яңа яшел төстәге тальян гармун! Шатлыгымның иге-чиге булмады. Сыйныфташым һәм дустым Хәйдәр белән очрашканда әле дә тальян гармунда уйнап, яшьлегебезне искә алып «мактанышабыз».
Чыннан да, яшьлегебез җырлы, моңлы, гармунлы үткән безнең. Күпме Сабантуйларында, печән өсләрендә, кичке уеннарда моң чәчкән безнең гармуннар?! Авыл сәхнәсендә куелган концерт-тамашаларның санын клуб мөдире Әсмабикә Габидуллина үзе дә төгәл әйтә алмый торгандыр.
Минем яңадан бер зур хыялым бар иде: авылыбызның гармунчыларын берләштереп ансамбль төзү - 1970 елларда клуб мөдире Әсмабикә белән берлектә 12 кешелек гармунчылар ансамбле төзи алдык. Авылда һәм районда ансамбль күп кенә чыгышлар ясады. Районның алдынгы хезмәтчәннәре белән 3 мәртәбә телевидениедә чыгыш ясадык. «Уйнагыз, гармуннар» бәйгесендә берничә мәртәбә катнаштык. Казанда Россия Президенты В.В.Путинны тантаналы каршылау җыенында, республика җитәкчеләре алдында чыгышлар ясадык. Кук-марада үткән гармунчылар бәйгесендә лауреат исеменә лаек булдык. Еллар үтә тора. Яшьләр тальян гармунны оныта бара. Хәзерге вакытта ансамбльдә 3 кенә кеше калдык - татар моңнарын чын борынгыча, җиренә җиткереп уйный белүче Гасыйм Һадиев, татар моңын җаны-тәне белән яратучы, аны киләчәк буыннарга да алып барып җиткерергә омтылучы Ягъфәр Хәбибуллин һәм мин - Габдулла Ситдыйков. Күңел бик борчыла. Гармун моңнары синтеза-торлар, барабаннар астында күмелеп калмасмы?
Рәсемдә: (сулдан уңга) автор Г.Ситдыйков, Г.һадиев, Я.Хәбибуллин, мәрхүм М.Зәйнуллин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: