Хезмәт

Соснада “Язылмаган законнар”

Балтач урта мәктәбе коллективы Юныс Әминовның "Язылмаган законнар" спектаклен Сосна авылы тамашачысына тәкъдим итә.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Балтач сәхнәсен бер-бер артлы иҗади чыгышлары белән "дер селкеткән" иҗат коллективы 15 гыйнвар көнне Юныс Әминовның "Язылмаган законнар" спектаклен Сосна авылы тамашачысына тәкъдим итәчәк.

Рольләрдә Ильяс Галимуллин, Айдар Хаҗиев, Расиф Нәҗипов, Илфир Нотфуллин (физик тәрбия укытучылары), Руфия Закирова, Гөлнар Хәйруллина, Нурия Гарифҗанова, Резеда Шакирҗанова (татар теле һәм әдәбияты укытучылары), Зилә Шакирова (инглиз теле), Фәридә Низамова (башлангыч сыйныфлар укытучысы), Фәнзия Төхвәтуллина (китапханәче) уйнаячак.

Спектакль кичке сәгать 19.00 дә башлана. Килми калмагыз!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: