Соснаның “Сөмбел” фольклор коллективы конгресс кунакларын сөендергән (фото)
Соснаның Гөлия Закирова җитәкчелегендәге "Сөмбел" фольклор коллективы Казанда узган "Түгәрәк уен"да катнашып, лауреат исеме яулады.
"Сөмбел" фольклор коллективы районкүләм уздырылган "Энҗеләрен барлый халкым!" , «Бердәм булып хезмәт итү кирәк, Иман, әхлак, гореф сагында...» конкурсларында катнаша. "Каз өмәсе", "Кич утыру", "Печән өсте", "Әрәпә чәе", "Бирнә сандыгы" кебек халкыбызның милли йолаларын сәхнәләштерә. Сосна авылына гына хас булган "Чабата биюе" өйрәнеп, бүгенгесе көндә аны кайсы сәхнәләрдә генә башкармый алар.
Узган атна ахырында Соснаның "Сөмбел" фольклор коллективы Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында "Казан Кремле" музей-тыюлыгында узган зур фольклор бәйрәмдә катнашып кайтты һәм лауреат исеме яулады.
Шунысын да әйтергә кирәк, иң беренчеләрдән булып "Чабата биюен" безнең Сосна авылында бии башлыйлар. Шуның өчен кайбер матбугат битләрендә бу биюне "Соснинкий чабата" дип тә язалар.
"Чабата биюе" иң авыр биюләрнең берсе булып саналса да, сосналылар аны бик яратып бииләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев