Хезмәт

Сәрдегебез - талантлар иле (+бик күп фото)

Сәрдек клубы ел әйләнәсе тынып тормый. Биредә берсеннән-берсе матур чаралар заллар тулы тамашачы җыя.

Үзе кечкенә генә булса да эче төш кенә, диюләре нәкъ менә Сәрдек авылы клубы хакында, миңа калса. Биредә ел әйләнәсе берсеннән-берсе матур чаралар заллар тулы тамашачы җыя.

Күптән түгел Сәрдек авылында "Бер күрешү - бер гомер" дигән бик тә матур чара узды. Сәрдек авылында туып, бүгенге көндә төрле җирләрдә яшәүче авылдашлар туган якларына кайтып концерт куйды. Биредә яше-карты, бала-чагасы сәхнәне ут итте, тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.

Реклама

- Мондый чаралар дәвамлы булсын иде. Сокланып утырдык, талантлар иле икән Сәрдегебез. Чараны оештырган, матур идея биргән клуб мөдире Рәйханә Низамовага зур рәхмәт, - ди тамашачылар. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: