Хезмәт

Субаш артистлары Чепьяда кыздырды

Шушы көннәрдә Субаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә хәйрия концерты белән чыгыш ясады.

Хәлил Фәизов җитәкчелегендә оештырылган бу концерт бик күңелле узды. Концертта яңгыраган татар җырлары, дәртле биюләр, гитарада, курайда моңлы көйләр тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде.Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр,такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып яшьлек җырларын җырладылар,биеделәр, дип хәбәр итәләр "Наз" бүлекчәсеннән.
Гүзәл Фатыйхова фотолары

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: