Хезмәт

Балтач районы

Мәдәният

Сугыш...

Райодашларыбыз иҗаты

Сүздә генә күмпе хезмәт, күпме афәт, күмпе нәфрәт.
Ишетүгә кысылып куя һәрбер йөрәк,
Күрмәсә дә , эчке сизем белән аңлый аны:
Һәрбер сабый, һәрбер кеше, хәтта имгәк.
Ватан өчен, туган өчен җанын биргән.
Бар дөньяны саклап утка, суга кергән.
Аямаган, уйламаган үз файдасын.
Иң батырлар: гади солдат - хатын, ирләр.
Сугышканнар дошманнардан саклар өчен.
Җан биргәннәр туган илне яклар өчен.
Баш салганнар, батырларча һәлак булган,
Киләчәктә кол булмыйча яшәр өчен.
Ничә еллар узган бу дәһшәтле сугышларга,
Ничә елдан бирле сыкрый һаман яралар да.
Җиңү таңын искә алып җырлаганда,
Яшьләр тама җыерчыклы кулларына.
Ветераннар! Сезнең алда баш иямен.
Бар кешедән сезгә "рәхмәт" сүзен җиткерәмен.
Сезнең белән горурлана безнең ил диямен.
Сезнең кебек булырбыз дип сүз бирәмен.
* * *
Тагын килде илгә язлар,
Атты җирдә күпме якты таңнар.
Иң мөһиме тыныч һәм кайгысыз,
Сугышларсыз һәм коллыксыз иркен алар.
Болар өчен без бурычлы бабаларга.
Тынычлыкны китергәннәр җиргә алар.
Нацистларга, дошманнарга каршы чыгып,
Сугышканнар алар соңгы тамчы каннаргача.
Аз калгансыз, горурлыгы илебезнең.
Берничек тә түләп бетмәс бурычыбыз.
Сез яшәгез, һәрчак шулай йолдыз булып,
Сез балкыгыз, без яшьләргә маяк булып!
Фото: http://zarubegom.com/nasha-pobeda-pesnya-svyashhennaya-vojna-v-ispolnenii-hora-narodno-osvoboditel-noj-armii-kitaya/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250