Сугыш чоры баласы яза
Әти диеп әйтер идем әле Язлар килеп, май айлары җитсә, Искә төшә сугыш каһәре. Уйласам да куркып куям шунда: Татып үстем барлык каһәрне. Бүген нәрсә ашыйк икән диеп, Йокылары качты әнидән. Сугыш кырларында нишләп йөри, Ник хәбәр юк икән әтидән. Әтиемне уйлап төннәр буе Күпме яшьләр түктек яшертен. Кайтмады шул...
Әти диеп әйтер идем әле
Язлар килеп, май айлары җитсә,
Искә төшә сугыш каһәре.
Уйласам да куркып куям шунда:
Татып үстем барлык каһәрне.
Бүген нәрсә ашыйк икән диеп,
Йокылары качты әнидән.
Сугыш кырларында нишләп йөри,
Ник хәбәр юк икән әтидән.
Әтиемне уйлап төннәр буе
Күпме яшьләр түктек яшертен.
Кайтмады шул әти үлеп калды,
Матур чагы иде яшьлекнең.
Әти үлгән дигән хәбәр килгәч
Әни мине кочып елады.
Бар да бетте, нигә ятим иттең?!
Нигә безнең бәхет булмады.
Әтиләре кайткан балаларның,
Масаюлы иде йөзләре.
Әтием дип әйтер идем әле,
Киртә булмас иде көзләрем.
Бабамның төсе
Газиз бабамны сагындым бүген
Күрәсем килә, ашкына күңел.
Бабай бишмәте, саклана өйдә
Элеп куелган чормага чөйгә.
Мин шунда менсәм, тузанын кагам,
Кайткач киярмен дигәндер бабам.
Чабатасын да тишеп бетергән,
Аның йөрүе үтә күңелдән.
Бабай кайтмады, калды сугышта,
Дошманнар белән көчле алышта.
Әби елады, бабай кайтмагач,
Киемен җыеп, сандыкка салгач.
Мине яратып кочакка алды,
Бабаңның төсен саклагыз диде.
Мәңге онытмам, әбинең сүзен
Бабайның төсен саклармын үзем.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 09:21Бүген Чепья, иртәгә Балтач, - кан бирергә килегез! 20 гыйнварда, ягъни бүген Чепья табиблык амбулаториясендә һәм 21 гыйнвар көнне «Балтач» спорткомплексында “Донор көне” үтә.4802
-
20 гыйнвар 2021 - 08:14«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә миллионер блогер килде Кичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.1300
-
20 гыйнвар 2021 - 08:11Бер көн эчендә коронавирустан меңгә якын кеше прививка ясаткан Әлегә вакциналаштырылган Татарстанлыларның күбесе беренче дозаны гына алган.5502
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар27300
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар108900
-
18 гыйнвар 2021 - 21:21БӘЙРӘМНЕ КАЗАН АРТИСТЛАРЫ БИЗӘДЕ (+фото) "Фикердәш" клубында йөрүчеләр ел башыннан иң беренче искечә яңа елда очрашалар.55302
-
18 гыйнвар 2021 - 09:21Йомырка кабыгының файдасын беләсезме? Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм ителми.46303
-
19 гыйнвар 2021 - 09:21Балтачтан Гариповлар гаиләсе прививка ясатырга килгән Балтач узэк хастаханэсендэ 16январьда, шимбә көн уңайлырак булу сәбәпле, яна коронавирус инфекциясына каршы вакцинация оештырылды.42502
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика