Хезмәт

Сугыш... Шушы кечкенә генә сүздә күпме күз яше, ачыну, югалтулар тупланган.

Киләсе елга Бөек Ватан сугышы беткәнгә 70 ел була. Нәкъ 70 ел элек безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның әтиләре фронтка киткәннәр.

Алар җаннары,тәннәре белән туган якларын сакларга,аның данын күтәрергә тырышканнар. Күпме кеше яу кырында үлеп калган, меңләгән кеше хәбәрсез югалган.
Минем бабам да сугышта булган кеше. Бабам Әхмәт 1925 нче елда Арбаш авылында туып ускән. Бала чагы яхшы узса да, яшүсмер чагында сугыш башлана. Ул үз теләге белән сугышка китә. Анда ул үзенең яшьтәшләрен таба, алар белән дуслаша. Хәтта үзенең ерак туганы белән таныша. Сугыш булуга карамастан, алар кичләрен җырлап, бер-берсенә шигырьләр сөйләп, уйнап үткәрә торган булганнар.
Минем сезгә аның белән булган бер вакыйганы сөйләп китәсем килә. Көннәрдән бер көнне ул яралы иптәшен үлемнән коткара. Әхмәт бабам аны үз частьларына кадәр күтәреп алып кайта, көченнән килгәнчә булыша. Иптәше тазаргач, бабама мең рәхмәтләр әйтә. Шушы көнгә кадәр безнең гайләбез аларныкы белән дус. Без бер-беребезгә кунакка йөрешәбез. Аларның туганнары бабама, аның әтисе кылган гамәле өчен рәхмәт әйтә, чөнки Әхмәт бабам аларны әтиле иткән, әтиләрен үлемнән коткарган.
Сугыш... Шушы кечкенә генә сүздә күпме күз яше, ачыну, югалтулар тупланган. Ул сүзне ишетүгә үк, тәннәр чемердәп китә. Бүгенге көндә дә берничә илдә сугыш бара. Әле бара торган сугышлар туктасын иде.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/rusinka/post274698539/
Галиева Диләрә
Балтач гимназиясенең
7А сыйныфы

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: