Хезмәт

Суыкка бирешмибез

Суыкка бирешмибез

Эх, ничек рәхәт лә соң,
Урамда йөрүләре.
Кичләтеп дуслар белән
Катокка төшүләре.

Юл буенча рәхәтләнеп,
Эч сереңне сөйлисең!
Уйнап, көлеп, шаяргачтын,
Төшкәнеңне сизмисең.

Суыкка да карап тормый,
Менә әле бүген дә.
Төшеп киттек күл буена,
Тимераяклар белән.

Ә суыкның ачуы килә:
«Нигә болар бирешми?
Балаларга җиңелүем,
Бер дә миңа килешми!»

Шушы сүзне ишеткәчтен,
Шарфны алдык кулга.
Бәйләп куйдык без әйбәтләп,
Суыкны «воротага».

Суык безне җиңә алмый,
Җиңелеп китеп барды.
Киткәнче ул безгә үзе,
Галәмәт хат калдырды.

«Менә мине җиңдек, диеп,
Шатланмыйча торыгыз.
Дустым-циклонны җибәрәм,
Бүтән план корыгыз».

Шушы хаттан без әйбәтләп,
Шаркылдашып бер көлдек.
Дуслар белән бергәләшеп,
Өйләребезгә йөгердек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: