Хезмәт

Сөю ничә яшьтә кадерле?

Көчсез чагым була Сокланмагыз көчле син дип, Гомер сынаулардан тора. Тау күчерер илһам ташлап китсә,- Көчсез чагым була. Дөнья алсу төстән генә түгел, Карадан да тора. Сагыш-кайгы кинәт биләп алса,- Көчсез чагым була. Дуслар булса янда авыр чакта, Кайгыларың уртак була. Гомер тоташ бәйрәм түгел, Авыр чагы була. Ак бураны,...

Көчсез чагым була
Сокланмагыз көчле син дип,
Гомер сынаулардан тора.
Тау күчерер илһам ташлап китсә,-
Көчсез чагым була.
Дөнья алсу төстән генә түгел,
Карадан да тора.
Сагыш-кайгы кинәт биләп алса,-
Көчсез чагым була.
Дуслар булса янда авыр чакта,
Кайгыларың уртак була.
Гомер тоташ бәйрәм түгел,
Авыр чагы була.
Ак бураны, салкын көзе була,-
Тормыш табышмактан тора.
Табышмакны чишә алмаганда
Көчсез чагым була,
Ялгыз чагым була...
Сүрелмәсен җанда ялкыннар
Кара көзгә кердек диеп кенә
Сүрелми бит йөрәк ялкыны.
Сөя белсәң, кара түгел бит көз,
Көзләрнең дә була алтыны.
Көзләрнең дә була алтыны,
Сүрелмәсә җанда ялкыннар.
Йөрәкләргә һәрчак ут өстәп,
Шатландырсын иде якыннар.
Йөрәкләрдә янган кайнар учак
Күчсен иде халкым җанына.
Очкыннардан ялкын кабына бит, -
Җылынсыннар кирәк чагында.
Очкыннардан кайнар ялкын алып,
Үрлә, халкым, һаман югары.
Коелмасын җирдә татар каны,
Якты булсын барыр юллары,
Горур булсын татар уллары!
Китсәм әгәр
Бу дөньядан бер китәсе булыр,
Мәңгелеккә килми берәү дә.
Эзләремә сары яфрак явар,
Китсәм әгәр моңсу көзләрдә.
Туган җирен бер калдырып киткәч,
Кайта алмый кала кошлар да.
Кар-бураннар бурап күмәр эзне,
Китсәм әгәр ап-ак кышларда.
Язгы кояш җылы нурын сипкәч,
Эреп тама калын бозлар да.
Гөрләвекләр булып агар эзем,
Китсәм әгәр якты язларда.
Йөрәк тузган, дәва табып булмый,
Яраларын аның бәйләргә.
Гөлчәчәкләр үсәр эзләремә,
Китсәм әгәр ямьле җәйләрдә.
Без үлемсез диеп уйлый күпләр,
Тик һәммәсе "шунда" баралар.
Ә мин...
Мин үлгәч тә яшәрмендер кебек,
Онытмаса әгәр балалар.
Ә син кайда идең?
Яннарыма килдең, кулың бирдең,
Мин бит сине өзелеп сөям дидең.
Бик күп еллар синсез генә үткән,
Мәхәббәтен читләр тәкъдим иткән -
Мин синеке түгел идем.
Гомер җебен еллар чорнаганда,
Җаным әрнеп-әрнеп сызлаганда,
Озын төннәр яшькә чыланганда,
Сагынудан шашып елаганда -
Мин бит сине көткән идем.
Сөю бүләк иткән чакта җәйләр,
Гүзәл яшьлек җанны чорнаганда,
Сандугачлар өзелеп сайраганда,
Мин ашкынып сине эзләгәндә -
Ә син кайда идең?
Вакытлардан ялгыз саргайганда,
Йөрәк бары сине сайлаганда,
Бер җылыга мохтаҗ чакта җаным,
Мин бит сине өзелеп көткән идем -
Ә син кайда идең? Кайда?..
Сөю ничә яшьтә кадерле?
Алтмыш яшьтә сөю буламы дип,
Сорау биреп, җанны теләсез.
Мәхәббәтнең елы, яше дә юк,
Унсигездә йөрәк, беләсез.
Алтмыш яшьтә гашыйк булган диеп,
Сөйләсеннәр, әйдә, көлсеннәр.
Алтмыштагы сөю газаплырак,
Күпкә кадерлерәк, белсеннәр.
Соңгы сөю күпкә назлырак та,
Их, татлы да икән ярату.
Бу - картлыкка әле китү түгел,
Бу - яшьлекне кабат яңарту.
Яши-яши...
Кара идем,
Кара төндәй кара.
Яши-яши генә
Агардым.
Ачы идем,
Балан кебек ачы.
Кырау суккач кына
Балландым.
Кулларыңда кеше баласы...
Фаҗигале төстә вафат булган улым Салаватның кызы Алинәне тәрбияләргә алынган Женяга
Язмыш сиңа шундый бәхет биргән,
Кулларыңда кеше баласы.
Алда, ай-һай, озын юллар көтә,
Абынмыйча ничек барасы.
Кулларыңда кеше баласы,
Бик тирән шул йөрәк ярасы.
Язмыш кушкан, теләп ташламаган,
Ул - атаның иркә баласы.
Какма, сукма, күзләренә кара,
Күпме сагыш-сагну күзләрдә.
Әти дия алмаса, үпкәләмә,
Сабыр гына өйрән түзәргә.
Кулларыңда сабый язмышы,
Бик кечкенә калган атадан.
Гаепләре булса, кичерә күр,
Бәндә хали түгел хатадан.
Кулларыңда кеше баласы,
Нәфис кызчык- нәни гөлчәчәк.
Син әтиле итә алсаң гына,
Ул бәхетле булып үсәчәк.
Чын күңелдән ярат аны берүк,
Ул улымнан соңгы истәлек-
Гомер буе җанны теләчәк.
Мин телимен сезгә олы бәхет,
Тигез гомер, парлы киләчәк.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: