Хезмәт

Театр-сәнгатьнең иң гүзәл төре (+фото)

Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр – тормышның көзгесе.

2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Бу уңайдан Балтач 1 номерлы балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр район мәдәният йорты сәхнәсендә Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” спектаклен тәкъдим итте.

Бүгенге кон тамашачысын уйландыра торган проблемалар кутәрелгән спектакль. Ансар Гыйззәтуллин, Рузалин Әскаров, Лилия Габделхакова, Алинә Хәлиуллина, Гөлфия Шакирова, Гөлфинә Әкбәровалар үз рольләрен югары дәрәҗәдә осталык белән, хис- кичерешләрен халык күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерә алдылар.Спектакль һәркем күңелендә кабатланмас тәэсирләр калдырды.

 

Реклама
Теги: театр
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: