Хезмәт

Тиле ярату (чын хикәя)

Ярату тиле була дисәләр, моннан егерме ел элек ышаныр иде микән Нурсилә? Юк, билгеле. Үзе ярату булсын, үзе тиле…

Кайсы җүләре уйлап чыгарган дип рәхәтләнеп көләр иде әле. Әй, нигә аптырарга, унсигез яшьтә кем моңа ышансын ди. Ярату дигәнең әллә ниткән романтика, сихри-серле хыял дөньясы белән генә бәйле шул ул чакта. Акылны йөрәк җиңгән, һәр көннән могҗиза көткән чак. Үзе дә ире белән унбиш ел яшәгәч кенә мондый ярату да була икән дип ышанды бит. Ышанмас иде дә, өлешенә шундый ярату насыйп булгач, ышанмый кая барсын? Һай, моның башкача булуын ничек теләр иде ул?! Барысы да икенче берәүнең аны ничек тә үзенеке итү теләген мәхәббәт дип бутаудан килеп чыкты.
…Үтә нечкә күңелле, чиктән тыш хисле булып үсте Нурсилә. Шуңадырмы, сизгер җаны тиз яралана иде. Аны үпкәләтү өчен бер сүз җитсә, аяктан егу өчен усал бер караш җитә иде. Үзенең бу кимчелеген белсә дә, үзгәрә алмады кыз. Усаллыкка усаллык белән җавап бирергә, үзен рәнҗетергә тырышучыларга үзләреннән дә катырак дәшеп, урыннарына «утыртырга» өйрәнә алмады. Әти-әнисе, бигрәк тә әнисе кызының бу холкына бик борчылды. «Баскан урыныңда сытып үтерәләр бит үзеңне»,-дип тиргәп тә карады, «йомшак агачны корт баса» дип тә үгетләде, кызының киләчәге өчен чын-чынлап курка калган ана. Тик берни дә үзгәрмәде. Биш яшендә нинди булса, унсигездә дә шундый беркатлы булып калды Нурсилә. Үзе ихлас булганлыктан, ул бер кешедә дә начарлык күрмәде, үзе гел дөресен сөйләгәч, башкаларны алдый дип уйлый белмәде. Шушы холкы күпме газаплар китерде үзенә! Күпме мәртәбә кешеләрдә алданды, ышанып ялгышты. Газапланды, бәргәләнде. .Ичмаса, боларны яшерә дә алмый иде бит(шуның белән якыннарын күпме газаплады). Эчендәге бөтен кичереше шул секундта чишмә кебек йөзенә-күзенә бәреп чыга. Әмма холкы җебек булса да, үзәге таза иде кызның. Ул беркайчан күтәрелеп бәрелмәде, җаны никадәр бәргәләнсә дә, кычкырып еламады, хис-кичерешләрен башкалар белән бүлешмәде. Аның эченә үз серләре генә түгел, башкаларның да иң яшерен хисләре сыя иде. Шуңадырмы, яшьтән күпләр магнит кебек тартылды үзенә. Күңелләренә җыелган бар авырлыкны бушатып, аңарда терәк-таяныч табучылар алга таба да юлында аз булмады. Башкаларга авыр чакта ярдәмгә килгән кыз, ни сәбәпледер, үзенең проблемалары каршында гел бергә-бер кала иде. Моны ул үзе шулай хәл итә, үзе шулай тели. Үзгә, бик үзгә холык иде шул кызда. Тик холкы үзгә булса да, анда да шул йөрәк иде. Ул да яратты. Әй сана, яратуы да кешечә булмады бит үзенең!
…Беренче мәхәббәт дигәнең Нурсиләгә бик иртә килде. Көн-төн диярлек бергә, тәгәрәшеп уйнап үскән күрше малаена ничек гашыйк булганын сизми дә калды ул. Өлкәнрәк апа-абыйларның үзләрен гел-гел кияү-кәләш дип үчекләүләре моңа сәбәпче булды шикелле. Алтынчы сыйныфта укыганда ул инде аның үзенә аерым якын булуын аңлап алды. Тик Рафил генә аны элеккечә күрше кызы дип кенә кабул итә. Башка берәү булса, аңа ничек тә якынаер, хисләрен аңларга ярдәм итәр иде. Юк шул, ә Нурсилә аннан көннән-көн ныграк читләште. Нинди анда элеккечә көлеп-шаярып сөйләшү! Күзен күтәреп карарга кыймый башлады хәтта. Җавапсыз мәхәббәт утында янган, әкияти могҗиза көткән кыз башка беркемне кабул итмәде, башка беркем турында ишетергә дә теләмәде. "Ярата белмисең", дип үпкәләп китүчеләр дә, үзеңне әллә кемгә куясың дип, бәреп әйтүчеләр дә булды. Тик беркем дә кызның йөрәгендә нинди ут янганын белмәде. Ул бары көтте. Әмма кайтыр көнен көнләп-сәгатьләп санап көтсә дә, Рафил армиядән соң да кызны «күрмәде», җиде кат йозакка бикләнгән хисләрен аңламады. Кыз исә беренче адымны үзе атларга сәләтсез иде. Әллә артык горур иде, әллә артык тыйнак… Әллә инде яратуы бик көчле булганга, хисләрен бүлгәләудән курыкты?
Рафил өйләнгәч тә, хисләре тиз генә суынмады Нурсиләнең. Бүген генә ул, күп еллар үткәч, әлеге искиткеч олы хисләр тормыш ыгы-зыгысы астына күмелеп калды. Өстәвенә, аларны тартып чыгарырга вакыты да, теләге дә юк кызның. Ул инде бүтән. Ул чактагы беркатлы Нурсилә юк. Тормыш авырлыклары-усаллыклар белән көрәшә-көрәшә, ул инде усалланды, үзен рәнҗетергә, кимсетергә юл куеп тормый, үзен якларга өйрәнде. «Минем җебегән кызыммы соң син?»--дип аптырый әнисе дә.
…Нурсилә үзенең хыялый мәхәббәт дөньясы белән яшәгәндә күрше авылда тагын берәү хыял утында яна иде. Мәктәп елларыннан кызга күз атып, алай гына да түгел, очраган саен Нурсилә матурым дип тагылырга әзер торган Нуршат иде ул. Нурсиләдән аермалы буларак, ул хисләрен яшереп газапланмый, җае чыккан саен мәхәббәтен аңлатып калырга тырыша. Сигез ел артыннан тагылып йөргән егеткә карата кызда гына бер хис тә юк. Күңеле миннән бизсен дип, ул инде аңа тиешен дә, тиеш түгелен дә әйтеп карады. «Яратмыйм гына түгел, күралмыйм мин сине» дигән сүзләр дә егетне аннан биздермәде. Бер ара югалгандай була да, тагын күзләрен мөлдерәтеп кыз каршында пәйда була.
-Күз яшьләре төшәр, кызым, яратмаса, сигез ел буе сине көтмәс иде,-ди әнисе, Нуршатны чын-чынлап жәлләп. Кызының яратмыйм ич мин аны, дигән сүзенә дә җавабы әзер ананың. «Ир-ат яратса, җиткән!» Аптырый ана, нәрсә җитми бу балага, тагын кем кирәк: Нуршат менә дигән акыллы егет, эчми-тартмый, бик эшчән, Нурсилә дип үлә язып тора.
…Әнисенең әледән-әле шуны аңлатырга тырышулары үзенекен итте: ул Нуршатка кияүгә чыкты. Тормышындагы иң зур ялгышның башы иде бу. Тик моны аңлар өчен кимендә ике ел Нуршат белән яшәргә кирәк иде әле.
Барысы да беренче балалары туганнан соң башланды. Бик авырдан тапты Нурсилә улын, табиблар «тырышлыгы» белән үзе дә, баласы да аздан гына үлми калды. Соңыннан да бик авырдан, бик озак тернәкләнде. Хатынының бу халәтен «муенга атлану» дип кабул иткән ирне, әйтерсең, алыштырып куйдылар. Ул көннән-көн холыксызланды, үзенә күбрәк игътибар таләп итә башлады. «Сиңа бала гына кирәк булган!»-- әледән-әле кабатланган шушы сүзләр бигрәк тә әрнетә иде Нурсилә җанын. Белә бит, Нурсиләнең бу баланы ничекләр тапканын, икесенең дә ничек итеп шушы баланы көткәнен дә белә бит әзмәвердәй ир. Әлеге сүзләрнең Нурсиләгә ничек «бәрәсен» дә чамалый. Әйтүе дә, хатынының җанын авырттыру өчен ич! Әллә теге еллардагы җавапсыз мәхәббәте, сигез ел буе ялындырып йөрүе өчен үч алуы идеме бу ирнең? Ни булса да, кайчандыр Нурсиләгә мәхәббәт тулы йөрәк инде хәзер аңа ачу-үпкә белән тулып ташый иде. Һәм бу алга таба гел шулай булачак, ул инде башка беркайчан да элекке Нуршатка әйләнмәячәк иде--бәхеткә, ул чакта әле Нурсилә бу кадәресен күз алдына да китерә алмый. Бу үзгәрешне күп еллар аңлый алмый газапланачак әле ул. Җавабын исә тормыш тәҗрибәсе туплагач кына табачак. Юк, теге чакта мәхәббәт булмаган Нуршатта. Баш имәс Нурсиләне буйсындырасы, үзенеке итәсе генә килгән аның! Үз-үзен тиле ярату белән яраткан кешенең чираттагы капризы гына булган ич ул! Чын хисләр булса, алар югала, кими яки бөтенләй бетә ала димени? Бүген шулай дип җанын әрнетә Нурсилә. Тик моны танудан, аңлаудан гына бернинди җиңеллек тоймый. Киресенчә, гомер буе иңен басып барачак әлеге йөк тагын да авырайгандай тоела…

Реклама

Фото: http://fireofpassion.ru/publ/6-1-0-31

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: