Хезмәт

Тукайда кунакта

Тукай язы быел аеруча да үзенчәлекле, чөнки шагыйребезнең олуг юбилеен билгеләп үтәбез.

Шул уңайдан, 23 апрель көнне Көек китапханәсендә авыл халкына "Тукайда кунакта" исемле әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителде. Мәктәп укучылары белән берлектә шагыйрь иҗатына кагылышлы шигъри тәлгәшләрне, балаларга дип язылган әкиятләрне сәхнәләштерделәр. Килгән кунакларны Тукай тормышына бәйле вакыйгалар белән үреп алып бардылар. Килгән кунакларны да тик утыртмадык. Тукай язы дип исемләнгән кыска җөмләләрдән күптөрле сүзләр төзетеп, кычкырып уку буенча көч сынаштылар.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: