Хезмәт

«Угадай мелодию»дә 3 номерлы балалар бакчасы коллективы җиңде (фото)

«Хыял» яшьләр үзәгендә «Мелодияне танып бел» («Угадай мелодию») уены булып узды. Бу юлы анда бистәбезнең балалар бакчасында эшләүчеләр катнашты.

Уенда беренче номерлы балалар бакчасыннан «Кызлар йолдызлар», икенче номерлыдан - «Колокольчик», өченче номерлыдан - «Веснушки», дүртенче номерлыдан - «Веселые нотки», бишенче номерлыдан - «Умырзая» командалары катнашып, җиңүне «Веснушки», икенче урынны «Умырзая», өченче урынны «Веселые нотки», дүртенче урынны «Колокольчик», бишенче урынны «Кызлар - йолдызлар» командасы яулады.
Җиңүчеләр «Хыял»ның махсус стена сәгате белән бүләкләнделәр, калган катнашучыларга дипломнар бирелде.

Реклама

Альмира Филиппова фотолары.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: