Хезмәт

Унөч яшендә имам булган Смәел егете Ирек Фатыйхов республикада җыр сәнгате яратучы күпсанлы тамашачыларга да яхшы таныш

Смәел егете Ирек Фатыйхов исеме райондашларга гына түгел, республикада җыр сәнгате яратучы күпсанлы тамашачыларга да яхшы таныш. Моңлы тавышы белән ул гади тамашачыларны да, күп тапкырлар мәртәбәле жюриларны да әсир итте.

"Сандугач керде күңелгә", "Татар моңы", "Йолдызлык" фестивальләре лауреаты, "Ягымлы яз" студентлар бәйгесе җиңүчесе, "Урмай моңы" халыкара фестивале гран-при иясе, Кабардино-Балкариядә үткән "Алтын мәйдан - Эльбрус" төрки халыклар фестивалендә шулай ук гран-при иясе... Әмма иң элек ул унөч яшендә имам булуы белән республика матбугатына чыкты. Ирек белән әңгәмәне дә шул сораудан башладык.

Бу темага тирән керәсем килми. Дин белән сәхнәне алыштырдың диючеләр дә, гаепләүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Шуны гына әйтә алам: сабый чакта күңелгә сеңгән әйберләр онытыла, югала алмый, алар минем дә күңелдә. Җомгаларга йөрим, уразаны, намазларны калдырмаска тырышам. Сәхнәдә дә бит мин юк-бар җырлар җырламыйм, мәгънәле, тәрбияви сүзләргә өстенлек бирәм.
Быел Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетын тәмамладым. Фольклор буенча күптән түгел диплом якладым.
Ә сәхнәгә, җырга юл кайдан һәм кайчан башланды икән?
1995 елда, миңа өч яшь тулган чакта Лилия апам Салават репертуарыннан "Каторжан юлы" дигән җыр өйрәткән. Ул елны авылда юллар оешмасы асфальт сала иде, җылы асфальт өстенә бастырып, гел шул җырны җырлатканнар. Ялындырмаганмындыр инде...

Реклама

Үсә төшкәч, мәктәптәге чараларда катнаштым. Унынчыда укыганда "Сандугач керде күңелгә" республика фестивалендә катнаштым. Өченче урын алдым. Унберенчедә укыганда исә "Татар моңы" халыкара телевизион фестивальдә икенче булдым. Бу минем өчен хәлиткеч булды дип саныйм.
Унынчыны бетергәч шушы һөнәр буенче акча эшли башлаган идем инде. Туйлар, юбилейларда җырлый башладым. Зур сәхнәгә дә әлеге фестивальдән соң юл ачылды. Телевидениелә үткән төрле чараларга, конкурсларга чакыра башладылар.
Күңелеңә нинди җырлар күбрәк якын?
Ретро җырларга өстенлек бирәм. Тамашачы да аларны ничектер икенче төрле кабул итә. Халык җырларын, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров җырларын яратып җырлыйм. Шулай ук Хәйдәр Бегичев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров репертуарыннан булган җырларны яратам.
Репертуар сайлаганда көйгә күбрәк игътибар итәсеңме, әллә сүзләренәме?
Билгеле, икесенә дә, әмма сүзләр дә бик мөһим. Шунысы бар: бүгенге җыр авторлары арасыннан күңелгә охшаганны табу җиңел түгел. Чөнки җырлар күбрәк сату, акча эшләү өчен генә языла башлады. Икенчедән, алар әйбәт җырларын популяр җырчыларга сата, сәхнәгә яңа килүчеләргә "бардым-кайттым" ишеләре генә кала. Шуңа күрә әлегә күп булмаса да үземә охшаган текстларга үзем җыр яздыртырга тырышам. Шәмсия апа Җиһангирова, Гарифҗан абый Мөхәммәтшинның берничә шигыренә яшь композитор Реваль Хисмәтуллинга көй яздырттым.
Сәхнәдә бит артистлар, җырчылар шулкадәр күп. Югалып калмас өчен нишләргә кирәк дип саныйсың?
Үз юлыңны табарга кирәк. Беркемне дә кабатламаган үз тавышың, үзеңнең оригиналь жанрың булырга тиеш. Үз өстеңдә эшләргә, костюмнарга, җыр язучыларга, биючеләргә, телевидениегә акчаңны жәлләмәскә кирәк. Шунысына сөенәм: әлегә әти-әнидән боларның берсенә дә акча сораганым булмады, үзем эшләп тапкан белән яшим.
Шулай дип әйтергә яраса, иң зур уңыш китергән җырың?
Халык җыры "Иске кара урман" - акапеллага җырлап, гран-при алдым.
Соңгы вакытта сине конферансье ролендә дә күрә башладык. Көчле, яңгыравыклы тавыш, дөрес, матур дикция... - бу роль дә бик килешә үзеңә...
Бәйрәм-чаралар алып баруга быел гына кереп киттем әле. Үземә дә бик ошый. Чапшар егете Инсаф Мәрданов (райондашларга яхшы таныш тагын бер бик сәләтле җырчы егетебез - Г.Г.) белән туйлар, юбилейлар алып бара идек инде. Дөресен әйткәндә, хәзер җырчылар акчаны күбрәк шулай эшли. Концертларга халык аз йөргәнлектән, банкетлар белән яши. Без дә үзебездән тыш, тирә-күрше районнарга, Әлмәт, Мөслим, Чаллы... - төгәлрәге, кая чакырсалар, шунда барабыз.
Күптән түгел районда үткән Соңгы кыңгырау бәйрәменең дискотека өлешенә Казаннан артистлар чакырганнар иде. Нигә үзебезнекеләргә әйтмәделәр икән, диештек. Чакырсалар, алып бара идегезме?
Билгеле. Мин бу турыда район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашуда әйткән идем инде. Зур акчалар да сорамыйбыз, дип. Нигәдер, күбрәк читләргә өстенлек бирәләр шул.
Үзеңнең дискыңны чыгармыйсыңм әле?
Әлегә репертуар "тулып" бетмәде. Уйда юк түгел.
Иҗат өчен нәрсә кирәк?
Вакыт кирәк. Ирек кирәк.
Иреккә дә ирек кирәк, димәк?
Нәкъ шулай.
Ихлас әңгәмәң өчен рәхмәт. Без дә сида ихлас күңелдән уңышлар телибез.
Әңгәмәдәш - Гөлсинә Гарипова.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: