Яңа ел белән
Яңа ел белән
Яусын әле күңел сафландырып
Шул кадәрле йомшак ак карлар.
Һәркем бүген балачакка кайтып
Шатлык мизгелләрен бер барлар.
Ул елларда татлы куанычлар,
Елка белән бергә тугандыр.
Үзебез ясап элгән уенчыктан
Яшел чыршы балкып торгандыр.
Баш түбәсе күккә тия иде,
Өч-дүрт конфет әгәр эләксә.
Җырлап-биеп күңел ачтык шулай,
Тау күчердек, илгә кирәксә.
Сагыну хисе белән әсир иткән
Татлы кичерешне яңартып,
Кайтыр идек тагын шул чорларга,
Мамык кышның назын яратып.
Бүген әнә, әкият дөньясыдай
Елка муллык белән бизәлә.
Бик бәхетле заман балалары,
Зур бүләккә хәтта түзә ала.
Өлкәннәр дә эзли зур могҗиза
Яңа елның тәүге таңыннан.
Һәркемгә дә кадер-хөрмәт килсен,
Ризык өзелмәсен табыннан.
Һәр туган көн шатлык-муллык белән,
Тынычлыгы белән яралсын.
Күңеле китек, булган кешеләр дә,
Яңа елдан бәхет табалсын.
Һәркайсыбыз өмет белән яши,
Тормыш якты, матур булыр дип.
Рух ныклыгы белән зур тырышлык
Бүләк итәр саулык, игелек.
Бөтен яктан уңышлы ел килсен,
Юлыбызга нурлар сибелсен - Амин!
-
23 февраль 2019 - 21:41“Рекорд бар. Дәвамлы булсын!” (+фоторепортаж) Җыелыш буласы көннәрдә генә “Татарстан” хуҗалыгы үз тарихында (һәм әлегә район тарихында да) беренче тапкыр көндәлек 20 тоннадан артык сөт савып, зур уңышка иреште.9402
-
23 февраль 2019 - 20:11Сорау – сездән, җавап – бездән Йортта аш-су калдыклары шактый җыйнала. Мал-туар, кош-корт асрамыйбыз, шуңа күрә кая ташларга белмибез. Каты-коты икмәкләрне әнигә илтәбез, ул язга бәбкәләргә киптерә. Унитазга ташла, без шулай итәбез, диләр.9302
-
23 февраль 2019 - 18:41Күңел «укытучым» дип эндәшә Укытучы булу җиңел түгел. Балаларны чын кеше итеп формалаштыруда беренче эзләрне, ата-анадан кала, укытучы сала. Ул белем бирү белән бергә аларны тормышка да әзерли.12802
-
20 февраль 2019 - 14:24Муса Җәлил исемендәге V республика фәнни-гамәли конференция ачылу мизгелләре_1
-
20 февраль 2019 - 14:24Муса Җәлил исемендәге V республика фәнни-гамәли конференция ачылу мизгелләре
-
18 февраль 2019 - 14:41Газетаның 6нчы санында (15 февраль, 2019 ел) басылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, сатып алына, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру.
-
11 февраль 2019 - 16:11Газетаның 5нче санында (8 февраль, 2019 ел) басылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, сатып алына, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру.
-
22 февраль 2019 - 19:36Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында өч көнлек матәм игълан ителде Йортта чыккан янгында өч һәм алты яшьлек малайлар үлгән. Өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән булган.70302
-
23 февраль 2019 - 11:51“Балаларын әбиләренә калдырып, Кукмарага диспансеризация үтәргә барганнар” Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында яшәүче Ләйлә белән Фәнзил Миңнемуллиннарга бүген кара кайгы килде. Алар йорт-җирләрен генә түгел, ике газиз балаларын югалтты. Сабыйларның гомерен янгын өзгән.68101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт (Труд)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47643 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, п.г.т Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика