Хезмәт

Яңгул ханбикәсе

Матур, үрнәк гаиләләр Авылда күбен күп тә... Бер иң-иңен язу уе Тынгылык бирми һич тә. Ике лачынын озатты Ана хәрби хезмәткә. Әле өченчесе дә бар - Анысы чират көтә. Туксан биш яшен тутырды Кайнанасы Мәликә. Кайчан карама күзләре Китап, журнал, гәҗиттә. Гөнаһ булыр, сүзәйтмәсәң, Мондыйларны күреп тә. Мәликә - Сөембикәләр...

Матур, үрнәк гаиләләр
Авылда күбен күп тә...
Бер иң-иңен язу уе
Тынгылык бирми һич тә.
Ике лачынын озатты
Ана хәрби хезмәткә.
Әле өченчесе дә бар -
Анысы чират көтә.
Туксан биш яшен тутырды
Кайнанасы Мәликә.
Кайчан карама күзләре
Китап, журнал, гәҗиттә.
Гөнаһ булыр, сүзәйтмәсәң,
Мондыйларны күреп тә.
Мәликә - Сөембикәләр
Яңгулны ямьле итә.
Шундый асыл киленнәрне
Ник күкләргә чөймәскә?!
Яңгулыбыз Ханбикәсе
Ул безнең Сөембикә.
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: