Хезмәт

«...Яхшылыктан рәхәт ала Бездәй «дөнья тилесе»...»

Ике түләми саран Ник ике түләп торсын ул, Хәтта берсен түләми. Бик ярата һәрвакытта Иң зур өлеш тигәнне. Кысмыр саран алдар-йолдар, Бурычын да түләмәс - Пешереп куйган ризыгын да Үзе ашар, күгәргәч. Кан калтырап, малы өчен Төн йокысын качырыр. Сәдакалек хутым юк дип Атлас юрган ябыныр. Дошман кебек итеп карар...

Ике түләми саран
Ник ике түләп торсын ул,
Хәтта берсен түләми.
Бик ярата һәрвакытта
Иң зур өлеш тигәнне.

Кысмыр саран алдар-йолдар,
Бурычын да түләмәс -
Пешереп куйган ризыгын да
Үзе ашар, күгәргәч.

Кан калтырап, малы өчен
Төн йокысын качырыр.
Сәдакалек хутым юк дип
Атлас юрган ябыныр.

Дошман кебек итеп карар
Йомыш сорап кергәнгә.
Бер сабак гөлен дә җәлләр
Балкып торган чибәргә.

Юмартларга йодрык янар
Кара хөсетлек белән.
Аның исәпсез мөлкәтен
Кем тикшергән, кем күргән.

Капка бикле, күңел ябык,
Төксе чырай туганга.
Кимсетүле караш ташлар
Хәсрәт белән тулганга.

Бер яхшы сүзен дә җәлләр
Күңеле ярлы дөм саран.
Төртмәләнеп эчне тишәр
Бик якын буса араң.

Бер рәхмәт тә ишетмәссең
Кылган яхшылыгыңа.
Моңа хирыс бик әдәпсез
Мәгънәсез саран гына.

Саный китсәң кырык төрле
Саранлыкның билгесе.
Яхшылыктан рәхәт ала
Бездәй «дөнья тилесе».

Шакырга Ходай язмасын
Саранның капкаларын.
Сөйләргә кеше тапмасын
Ул үзе дә эч зарын.

Утка тартылу
Акча ут дип кисәтергә тели,
Изге китап, әгәр хак булса.
Адәм һаман утка тартыладыр
Акча эзләп, якты көн туса.

Берәүгә ул җитми тәҗел ихтыяҗың
Каплап-ямап тормыш итәргә.
Икенчеләр акча диеп: шаша
Яулар өчен күкне иртәгә.

Утта янмый, суда батмый гына
Акча эшләүчеләр бихисап.
Берәүләргә акча үзе килеп керә -
Менә шундый гаҗәп икътисад!

Ут билгесе булган зур акчалар
Комсызларның кулын пешерми.
Ярышалар байлык туплау белән,
Шул максатны телдән төшерми.

Фәкыйрь мескеннәргә акча ут түгелдер,
Шәм яктысы кебек сүрәндер.
Кемгә күпме өлеш чыгарасын
Бүлүчесе күптән белгәндер...
Гаделлекне монда табып булмый,
Фәлсәфәсе гаять тирәндер.

Реклама

Ела утырып
Нигез ташы куптарылган йортлар
Инде күптән череп таркалды;
Авыл үлде, тереләрнең эзен
Үкси-үкси җилләр елады.

Киткән берсе бүтән кайталмыйча
Якынайткан аның әҗәлен.
Җимерелгән нигез төпләрендә
Хуҗа булып калды әче әрем.

Туган авылым күреп китим диеп
Еллар үткәч кемдер бер кайтыр.
Өен түгел, нигез ташын тапмас
Боек җанны кемнәр юатыр.

Исеме фәкать тарихларга калган
Авыл инде бүтән яңармас.
Кендек каны монда тамганнар да
Хатирәләр барлап табалмас.

Йөрәккәйнең нечкә бер кылына
Җәрәхәтле төен тудырып.
Моңлы сагыш йөри бу тирәдә -
Түзәлмасаң, ела утырып.

Базар заманы
Бөтен нәрсә сатар заман,
Кайнап тора утлы казан.
Шул казанда тере калган
Максатына юлын ярган.

Үзен саткан дус-ишенә
Ваисыбызның хәтер калган?
Куандырма утлар йотып,
Бу дөньяда бар да ялган.

Хыянәткә керә диеп
Офтанма ла, хәләл ярың.
Мәхәббәтне саттым диген,
Төзәлмәсә, күңел яраң.

Сирәк очрак: сине сата
Күкрәк имгән газиз балаң.
Монысы чынлап бәла инде -
Өметләрең акланмаган.

Бөтен нәрсә сатар заман,
Бүтәннәр күк син дә алдан!
Барыбер дә отылырсың,
Ялар булсаң, әгәр табан.

Син дә бәлки сатар идең -
Тик намусың алдан туган.
Шуңа күрә гомер буе
Ябынырсың кыска юрган.


Җилгә каршы төкермә
Кисәттеләр ничә тапкыр:
Җилгә каршы төкермә!
Давылга каршы төкергәч
Купты кара өермә.

Чәчрәп чыксаң гаделлек дип
Җан сакласы урында.
Идертерләр башларыңны -
Камчы алар кулында.

Каты җилләр искән саен
Камыш кебек бөгелсәң,
Җайлы булыр. Тик вөҗданың
Бик гарьләнер, чигенсәң.

Көрәшче ялгыз булганда
Куркыныч икеләтә.
Күпләр нәфрәтен яшереп
Кесәдә йодрык йөртә.

Утлы күмер синең кулда,
Гел кыбырсытып тора.
Намус басынкы булса да
Ара-тирә кычкыра.

Җилгә каршы төкергәннәр
Үз хәлен үзе белә.
Хаклык юк дип котыртучы
Астыртын синнән көлә...

Сугыш дәвам итә
Сугыш күптән тынды илдә,
Туплар атмый, бомба шартламый.
Тыныч-тормышларның кадерләрен
Әләм-әтрәк мәңге аңламый.

Сугыш бара кайбер гаиләдә:
Фетнә купкан, көрәш аяусыз.
Көйдерәләр бәгырь тамырларын,
Җимерәләр җанны пулясыз.

Фашисттан да яман ир кисәге
Тәмуг ясый яшәр йортында.
Миһербансыз кансыз ерткыч кебек,
Кыйнап җәберләргә тотына.

Я булмаса, теле зәһәр хатын
Шакшы коя ирнең өстенә.
Эшләп тапкан малын исраф итеп
Тайчанмыйча йөзгә төкерә.

Кайнап торган казан асларына
Кочак белән утын ыргытып.
Игелексез ялкау малае да,
Тынычлыкны ала, котыртып.

Ата-ана җилкәсендә яткан
Җилбәзәк бер кызга шаккаттым.
Өндәп кара аны яхшылыкка -
Башларыңа төбәп таш атыр.

Өс тә бөтен, тамак та ач түгел,
Кадерсезгә калган гомерең.
Өйдә купкан мәхшәр аркасында
Күз яшьләрең күпме түгелде?

Танымыйлармы кеше арасында
Битлек кигән сугыш чукмарын?
Җиңүче юк, фәкать җиңеләләр,
Шартлап торса да кызган үз дарың.

Өйдә барган каты сугышларның,
Гөрелтесе тышка чыгалмый.
Кемдер яуда корбан булып ята,
Җәберләнгән йөрәк чыдамый.

Күкрәгеңне ачып җәрәхәтле
Йөрәгеңне йолкып салсаң да.
Җәлләү хисе булмас беркайчан да,
Каты канлы явыз дошманда...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: