Хезмәт

Якташларыбыз иҗаты

Без-күп, без-бердәм!

Татарлар да, марилар да,
Удмуртлар да күп бездә.
Асыл хуҗа булыйк әле
Үзебез туган җиргә.
Төрле милләт халкын сыендырган
Туган ягым - ямьле Балтачым.
Синдә генә зәңгәр бит ул күкләр,
Синдә генә алсу таңнарым.
Акыллырак булу кирәк хәзер безгә,
Чын дөреслек чоры килә җиребезгә.
Бозыклыктан асылыңа кайтыр заман,
Көнчелектән котылырга иде, тәмам!
Ягымлы хис, нәфис төсләр кертеп,
Балтачымда яңа көн туа.
Урман, кырлар буйларында зәңгәр рәшә -
Безне тату, бердәм, дус яшәргә дәшә.
Фото: http://www.liveinternet.ru/community/1726655/post155575205/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: