Якты «Салават күпере»
Кече Лызи мәдәният йортында булып узган «Җыр - ул тормыш» концертын «Салават күпере» («Радуга») фольклор ансамбленең кызлары һәм егетләре ачып җибәрде. Әлеге ансамбльнең оештыручысы Галина Петрова. Алар удмурт халкының «Кичке аулак өй» дигән гореф-гадәтен күрсәтеп уздылар.
Чыннан да тамашачы алдында якты «Салават күпере» чыгыш ясады. Халык аларның чыгышын тын да алмый карап утырды, аннары сәләтләренә сокланып, озак кына кул чапты. Ансамбльнең егет-кызларының осталыкла-рыннан монда гына да сокланып калмадылар. Сабада узган «Ватан» фестиваль-конкурсында да (рәсемдә) безнекеләрне күреп алдылар, чөнки анда алар иң яхшылар иде. Фольклор номеры белән чыгыш ясаучы тугыз ансамбль арасында «Салават күпере» беренчелекне яулап, үзләренең киләсе җиңүләренә юлны тагын да киңрәк ачты.
Үткән ноябрь бәйрәмнәрендә «Салават күпере» Казан сәхнәсендә балкыды. Фестивальдәге 25 мең катнашучы арасыннан безнең кызлар һәм егетләр финалга үтеп, 1нче ноябрь көнне «Уникс»ның Зур залында сайлап алу турында катнашты. Халык иҗаты конкурсы калада дүрт көн дәвамында барды һәм 2нче ноябрь көнне финал өлеше узды. Безнең «Салават күпере» монда да лаеклы итеп чыгыш ясады һәм меңнән артык кеше арасында өченче урынга лаек булды. 4нче ноябрь көнне исә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган гала-концерт узды. Коллективларның чыгышларына дәрәҗәле жюри әгъзалары бәя бирде. Ә алар арасында халык артистлары да, мәдәниятнең атказанган шәхесләре дә бар иде.
Минемчә, зур шәһәр сәхнәсендә чыгыш ясау үзе үк олуг җиңүгә тиң. Яшь артистлар өчен мондый чыгышлар бәяләп бетергесез тәҗрибә, уңай тәэсирләр һәм дулкынлану бирә. Тик соңгысы исә «Салават күпер»-ләренә җиңәр өчен бер дә комачауламаган. Алар безне әлеге җиңүләре белән шаккаттырды. «Салават күпер»ләренә чын күңелемнән сәламәтлек, киләсе чыгышлары өчен көч һәм шәп кәеф теләп калам. Алга таба да сезнең иҗади юлыгыз кечкенә һәм зур җиңүләргә бай булсын!
-
5 декабрь 2019 - 22:21Декада кысаларында ниләр була? Билгеле булганча, 1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы үтә.7301
-
5 декабрь 2019 - 21:41Кар чистартучы "КАМАЗ" такси машинасын "чистарткан" Кадрларда өченче транспорт дамбасында «КАМАЗ» йөк машинасының кар чистартканда чистарткычы белән чит ил машинасына килеп бәрелүе күренә.10901
-
5 декабрь 2019 - 20:46Сездән – сорау, бездән – җавап: икенче гаетне көтәргәме? “Гает корбаны чалырга ниятләгән идем, тик Корбан бәйрәмнәрендә өлгерә алмый калдым. Хәзер нишләргә икән? Икенче гаетне көтәргәме?” И. Балтач бистәсе.9600
-
20 ноябрь 2019 - 13:41Коррупциягә бәйле мәсьәләләргә багышланган «түгәрәк өстәл»
-
30 октябрь 2019 - 11:15Балтач данын республика сәхнәсендә таныткан Данил Садыйков "Одной девушке" шигырен укый
-
14 октябрь 2019 - 13:50Продается квартира Продается квартира в центре Балтасей, по очень выгодным ценам!172602
-
2 декабрь 2019 - 11:16Газетаның 47нче санында (29 ноябрь, 2019 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, хезмәт күрсәтү.15400
-
5 декабрь 2019 - 10:40Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр Өч обсерваториянең барысына да Германия җиһазлары куелган.144900
-
5 декабрь 2019 - 13:16Аллам сакласын! Күршеләрдә бер атна эчендә ике фаҗига Социаль челтәрләрдә Сабада тагын фаҗигале хәл булуы турында хәбәр таралды.70100
-
4 декабрь 2019 - 13:16Һәлакәттә комага киткән хатын баласын өч сәгать кулында тотып торган Пассажирлар утырган автобус елга аша салынган күпердән төшеп капланган. Фаҗигадә унтугыз кеше үлде.51600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт (Труд)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47643 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, п.г.т Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика