Хезмәт

Яратам мин илемне

Якты кояш нуры сүрелмәсен Туган илнең зәңгәр күгеннән. Ил тоткасы булып яшәр идем, Белем алып чыксам үзеннән. Хыялларым эшкә ашсын иде, Киләчәкнең күрим үрен дә. Яратам мин сине, туган илем, Йолдыз булсам иде түреңдә. Хөрмәт итәм сине туган илем Карашларың якты булганга. Безгә ярдәм кулы сузган өчен Терәк булдың күңел...

Якты кояш нуры сүрелмәсен
Туган илнең зәңгәр күгеннән.
Ил тоткасы булып яшәр идем,
Белем алып чыксам үзеннән.
Хыялларым эшкә ашсын иде,
Киләчәкнең күрим үрен дә.
Яратам мин сине, туган илем,
Йолдыз булсам иде түреңдә.
Хөрмәт итәм сине туган илем
Карашларың якты булганга.
Безгә ярдәм кулы сузган өчен
Терәк булдың күңел тулганда.
Татарстан туган илем минем,
Синдә минем бәхет учагым.
Кайгы-шатлык килгән чакларда да,
Бергә үттек язмыш кочагын.

Рауза Гафиятуллина,
Нөнәгәр авылы.

Реклама

Фото: stihi

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: