«ЯРТЫ ГАСЫР ТАРИХЫ БУЛГАН МӘКТӘПТӘ ЭШЛӘҮ ЧИКСЕЗ ГОРУРЛЫК»
Безнең коллектив кайда гына чыгыш ясамасын, һәрчак уңышка ирешә. Балаларыбыз төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә, конференцияләрдә катнаша һәм призлы урыннар ала.
– Миләүшә Нәфыйковна, бүген районда гаҗәеп зур чара – һәрвакыттагыча тыйнак кына, җыйнак кына уңышлы эшчәнлек алып баручы музыка мәктәбенең 50 яшьлек юбилее. Әлеге алтын урталыкка иҗади уңышлар белән килүегезгә ихластан сөенәм һәм чын күңелдән котлыйм. Үзегез нинди хисләр кичерәсез соң? Юбилейга хәзерлекләр ничек барды?
– Дулкынланабыз, әлбәттә. Чыннан да, зур чара, әһәмиятле вакыйга, ярты гасыр бит! Тарихны, шәхесләрне барларга, тантаналы өлешкә хәзерлекне җиренә җиткезергә, иганәчеләр табарга кирәк булды. Аллага шөкер, барысы да җайлап кына барды, мәктәпнең үткәнен, хәзерге уңышларын чагылдырган стендлар эшләнде, алар менә бүген – 1 декабрьдә район мәдәният үзәге фойесында урын алды, райондашлар, Балтач халкы рәхим итеп килә, кызыксына ала. Һәр эшне коллектив белән бергәләп, бер команда булып башкардык, укытуга зыян китермәдек, хәзерлек эшләре белән төшкә кадәр шөгыльләндек, аннан соң инде һәркем дәресен уздырды. Иганәчеләр дә бик ярдәм итте, кайсына гына мөрәҗәгать итмә (күбесе үзләре үк биредә белем алган. З.Ш.), берсе дә үтенечебезне кире какмады. Бик рәхмәтлебез аларга. Район җитәкчелеге белән берлектә бәйрәм программасы төзелде, мәктәпнең төрле еллардагы чыгарылыш укучыларына да чакырулар җибәрелде, күбесе инде аларның танылган кешеләр, мәшһүр ансамбльдә уйнаучы Айсылу Сабирова, “Дөбер-Шатыр” группасында җырлаучы Илназар, кинорежиссер Илшат Рәхимов, Фәрит Галиев мәсәлән...
– Әйтергә генә җиңел...50 ел бит ул...Үзе бер тарих...Миләүшә Нәфыйковна, без дә шул тарих битләренә күз салыйк әле...
– Тарихи чыганакларда сәнгать мәктәбенең төгәл ачылган елы да, көне дә билгеле түгел. Чыганаклар 1967 елда туктала, ул чактагы район мәдәният йорты мөдире Бәлкыйс Сираҗиева инициативасы белән (Бәлкыйс апа инде мәрхүм, искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен – З.Ш.) балалар музыка мәктәбе ачыла. Мөдирнең үтенече буенча, районга директор итеп Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамлаган баянчы Гыйльметдин Гайнетдиновны җибәрәләр. Ул музыка мәктәбе эшчәнлеген фортепиано һәм баян юнәлешендә алып бара. Мәктәпнең үз бинасы булмый, беренче дәресләр Балтач гомуми мәктәбе кабинетларында уза. Тәүге директор биш ел эшли, шул вакыт эчендә укытучылар еш алышына. 1972 елда ТАССР мәдәният министрлыгы юлламасы белән районга, директор булып, Ташкент консерваториясенең дирижер-хор факультетын тәмамлаган Элиза Ислам кызы Төхвәтуллина (Галиева) кайта. Әнә шул чакта укытучылар белән булган күп кенә мәсьәләләр хәл ителә, эш шартлары кайгыртыла, һәм шул елны ук китапханә, клуб, кинотеатр урнашкан бинадан аларга да ике кабинет бирелә. Ә инде 1973 елдан Элиза Исламовна чын-чынлап коллектив туплый башлый. Танылган баянчы Нуретдин абый, домбра серләренә өйрәткән Саймә апа шул елларның тәүге педагоглары. 1976 елда мәдәнияткә җаны-тәне белән бирелгән Казан егете Наил Гарипов кайтып, кайнап торган яшьлек энергиясе белән эшли башлый. Фирсор Борһанов, Гүзәл Мөбарәкьянова, Нәҗип Әминов, Мөнирә Ситдыйкова, Ильмира Кузьмина, Фәридә Кәримова, тагын бик күп шәхесләр белән бәйле тарихыбыз.
– Үзем дә хәтерлим, үзәктәге иске хастаханәдән калган бинага керер идек, ә анда... музыка тавышы, фортепиано, баян, курай моңы... Бинасы борынгы булса да, диварларында үзенә күрә бер тарту көче бар кебек иде...
– Музыка сәнгате үзе матурлыкка, яңалыкка, камиллеккә омтылса да, районның музыка укытучыларына гел иске бинадан иске бинага күчеп йөрергә туры килә шул. Ләкин шул биналарда да эшчәнлек югары дәрәҗәдә барган, заманында анда данлыклы “Нур” группасы егетләре-кызлары белем алды, Илшат Рәхимбай да бирегә йөрде. Хәзер менә, Аллага шөкер, үзебезнең гаҗәеп матур эш урыныбыз бар, җылы, якты, уңайлы. Рәхмәт район җитәкчелегенә. 1994 елдан юридик яктан рәсмиләштерелеп үк тә эшли башладык, музыкадан сәнгать мәктәбенә үзгәртелдек.
– Миләүшә Нәфыйковна, әйткәнемчә, юбилейга куанычлы хезмәт нәтиҗәләре белән киләсез. Планнарыгызны да һәрчак арттырып үтәп барасыз. Соңгы вакытта иҗатта ирешкән уңышларыгыз турында сөйләшеп алыйк әле...
– Безнең коллектив кайда гына чыгыш ясамасын, һәрчак уңышка ирешә. Балаларыбыз төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә, конференцияләрдә катнаша һәм призлы урыннар ала.
Фортепиано бүлегендә укучылар аеруча да зур җиңүләр белән кайта, бу исә укытучылары Гөлфия Габдуллина, Алсу Мөҗипова, Айгөл Сөләйманова, Эльвира Гарифуллина, Марина Һадиева, Гаяна Казарянның фидакарь хезмәт «җимешләре». Чын күңелдән эшләгән Фәридә Гарәфетдинова, Гүзәл Әскарова, Әлфия Фәйзрахманова, Юлия Корбанова, Әлфия Салихова, Илнур Фәсхетдинов, Алмаз Миргалимов, Гүзәл Миргалимова, Фидаил Мостафин, Гөлназ Хәбибрахманова, Ризида Рамазанованың да үз ансамбльләре бар. Анастасия Данилова белән Анастасия Соловьеваның рәсем сәнгате дәресләренә дә балалар яратып йөри. Шунысы куандыра, чыгарылыш укучыларыннан күбесе белем алып, кире үз мәктәпләренә эшкә кайта.
“Кубок “Арт-Премиуим”, “Дөньяның бәллүр йөрәге” шикелле Халыкара бәйгеләр, “Талантлар йолдызлыгы”, “Каравон” кебек Рәсәйкүләм фестиваль-конкурслар, региональ бәйгеләр, республика бәйгеләре (аеруча да “Созвездие- Йолдызлык”та урыннарыбыз күп) – берсе дә читтә калмый дисәң дә мөмкин. Һәрберсендә диярлек йөзгә якын, яисә йөздән артык бала катнаша. Берничә зурдан-зур җиңүебезне генә әйтеп үтәм, 2016 елда мәктәпнең укытучылар вокаль квинтеты регионара фестивальдә Гран-при алды, “Эра” бию коллективы регионара бәйгедә дә, республика күләмендә дә мактаулы икенче урынга иреште, һәм башкаланың “Пирамида” күңел ачу үзәгендә чыгыш ясап, Президентыбызның стипендиясенә, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Узган ел “Восторг” (җитәкчеләре Эрик Васинкин, Лариса Дәүләтшина, Алия Йосыпова, Наилә Хәбибуллина) “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә янә җиңделәр, янә Президент бүләкләренә ия булдылар. Аннан шушы ук коллектив “Нократ моңнары”нда Гран-при яулады. “Гармония” укытучылар квинтеты шулай ук Гран-прилы булды. Санкт-Петербургта дөньякүләм конференциядә уңыш казандык. Ел саен мәктәбебез хөкүмәтебезнең грантлар программасында катнаша, ике ел рәттән 200 000, 150 000сум күләмендә грантлар оттык. Шул акчаларга мини-студияләр булдырдык, киемнәр тектердек, вокаль традицияләрне үстерү өстендә эшлибез.
– Бер генә эшчәнлек тә шома гына алга баралмый, мәшәкате чыгып кына тора. Шул вак-төяк мәшәкате арасында таштай кузгатып булмастай проблемаларыгыз юкмы?
– Гел үсешкә омтылгач, мәшәкате булмый тормас инде. Ләкин аларны без моң-зар дип кабул итмибез, алга таба хәл итеп булырдай эшләр дип ышанабыз. Мәсәлән, хореография сыйныфлары бик кечкенә, 10 бала гына сыярлык. Театр бүлеге дә ачасыбыз килә, конферансье юнәлешен дә үстерү исәбебез, тынлы уен кораллары оркестры өчен дә уңайлыклар булдырасы иде... Менә шушы мәсьәләләрне урыннарыннан кузгатасы бар әле.
– Миләүшә Нәфыйковна, газета укучыларыбызны мәктәпнең директоры ягъни үзегез белән якыннанрак таныштырып үтсәгез иде?
– Татарстанга Казахстан якларыннан кайтып төпләнсәм дә, әнием шушы районнан – Каенсарныкы, әтием Уразайныкы. Заманында Караганда өлкәсенә күчеп киткәннәр, Абай каласында яшәгәннәр. Мин дә шунда тудым-үстем, укыдым. Башта педагогия училищесында белем алдым, аннан Л.Гумилев исемендәге Евразия университетының музыка факультетын тәмамладым. 1998 елдан бирегә кайттым. Эшләгән дәвердә юридик, менеджмент буенча да белем алдым. Мәктәпне 2014 елдан җитәкли башладым. Иптәшем Камил Кадыйров һөнәре буенча бөтенләй башка кеше – моторлар җыючу, әмма тормышта сәнгатьне-мәдәниятне аңлаучы, миңа, эшемә һәм дә гаиләмә ныклы терәк, таяныч булырлык ир һәм әти. Ике бала үстерәбез, улыбыз Мөхәммәт, кызыбыз Раилә исемле. Аллага шөкер, әти-әниләр исән-саулар, бик булышалар, тормышта ярдәмнәрен күп күрәбез.
– Төрле һөнәр ияләре арасында да “мин дә музыка мәктәбенә йөргән идем” дип әйтүчеләр аз түгел. Хәзер инде мөмкинлекләр тагын да зуррак, балаларның сәләтләрен үстерүгә ихтыяҗ түләүле бүлекләр ачарга да этәрде. Бу эшкә куркып кына тотынган идегез, хәйран нәтиҗәле эшләп киттегез. Түләүле бүлекләр яңа талантлар ачарга ярдәм итәме?
– Бик булыша, бик ярдәм итә. Әти-әниләр дә канәгать. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм дә мәктәп яшендәге балалар түләүле бүлекләрдә нигездә вокал, ритмика, хореграфия, рәсем, актерлык осталыгы һәм дә башка сәнгать төрләренә төшенәләр. Елга бер мәртәбә отчет концерты оештырабыз. Безгә йөргән бала биюдә дә, җырда да һөнәри осталыкка омтылышы белән аерылып тора.
– Мәктәп белән бергә биредәге коллектив та үзгә, мәдәниятле, тәрбияле, ягымлы... Һәр мәсьәлә уртага салып, аңлашып хәл ителә дип уйлыйм. Үзгә, күркәм коллектив белән танышуыбыз әңгәмәбезне баетыр гына...
– Коллективымны бик яратам, һәрберсе белән горурланам. Юбилейга хәзерләнгәндә дә аларга дигән бүләкләремне шкаф өстендә – күз алдымда гына тоттым. Чыннан да, мәктәптә көчле коллектив эшли, планкадан түбән төшәргә ярамаганлыгын аңлап хезмәт куялар, һәр мәсьәлә бергәлектә хәл ителә. Район сәнгать мәктәбенең үзенең генә дә 6 филиалы бар, алар Норма, Кече Лызи, Салавыч, Урта Көшкәт, Карадуган, Чепья авылларында урнашкан. Барлыгы 25 укытучы эшли. Шуның 15е югары, 10сы беренче категорияле. 410 укучы белем ала. Фортепиано, халык уен кораллары, сәнгать, хор, хореография бүлекләре бар. Биюгә 228 бала йөрсә, калганнарында дистәләгән бала шөгыльләнә. Татарстанның атказанган хезмәткәре Наил Гарипов үзебезнең укытучылардан торган Халык уен кораллары оркестрын җитәкли. Гомумән, коллективтагы һәркем мәктәбебезнең горурлыгы, йөзек кашы. Рәхмәт тугры хезмәтләренә, ихлас хөрмәтләренә.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Чиксез иҗади киңлекләр насыйп булсын сезгә! Янәдән юбилеегыз белән! Исәнлек-саулык, яңадан-яңа иҗади биеклекләр теләп калабыз.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев