Яшәгез табынып Анага!
Авызлар пешсә дә, Кәефләр төшсә дә, Күрсәтә күрмәгез анага! Китмәгез кабынып, Яшәгез табынып, Табынган шикелле Аллага. Ярдәмне кылыгыз, Ягымлы булыгыз, Аналар йөрәген саклагыз. Дөньяның малына, Байлыкның барына Аларның хисләрен сатмагыз. Кылсагыз рәхимлек - Алырсыз бәхиллек. Бәхиллек - байлыкның зурысы. Анадан ризалык - Сираттан узарлык Оҗмахка юлларның турысы. Җирдә ятмаячак, Үзеңә...
Авызлар пешсә дә,
Кәефләр төшсә дә,
Күрсәтә күрмәгез анага!
Китмәгез кабынып,
Яшәгез табынып,
Табынган шикелле Аллага.
Ярдәмне кылыгыз,
Ягымлы булыгыз,
Аналар йөрәген саклагыз.
Дөньяның малына,
Байлыкның барына
Аларның хисләрен сатмагыз.
Кылсагыз рәхимлек -
Алырсыз бәхиллек.
Бәхиллек - байлыкның зурысы.
Анадан ризалык -
Сираттан узарлык
Оҗмахка юлларның турысы.
Җирдә ятмаячак,
Үзеңә кайтачак
Анага күрсәткән изгелек.
Соңларга тырышма,
Бирелеп тормышка,
Онытма: гомер бер мизгеллек!
Аналар йөрәге
Белә ни кирәген,
Баланың күзеннән аңлыйлар.
Уйлары изгедән,
Анадан кем бизгән?
Дөньяда яшәмәс андыйлар!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 21:41Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле Татарстан Республикасында хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең 425 очрагы ачыкланган.7000
-
28 февраль 2021 - 20:11Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.9900
-
28 февраль 2021 - 18:41“Гомер җыр була ала ул, таба белсәң үз көен” Аның тормыш чакыруы-девизы : “Олы мәртәбәдер илдә-көндә Милләт кызы булып яшәүләр”11101
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар21200
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.20100
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".74902
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика