Яшик, дуслар, бергәләп
Яшь чакларның матур мизгелләрен берни белән чагыштырып та, алыштырып та булмый икән. Яшьлектә ныгыган дуслык, бердәмлек гомер буе синең юлдашың булып бара.
Күптән түгел Шода клубында Куныр урта мәктәбендә белем алучы 10нчы сыйныф укучыларының «Яшик, дуслар, бергәләп» дип аталган бәйрәм кичәсен карарга туры килде. Заманча дәртле биюләр, моңлы җырлар, көнкүрештән алынган искитмәле мәзәк-көлдергечләр белән аралаштырып алып барылган әлеге чара беркемне дә битараф калдырмады. Җырчы-сандугачлар Илзия Фәйзрахманова, Сиринә Гыйльмуллиналар күңел түрләреннән ургылып чыккан моңнарын тамашачыга тәкъдим итте. Сүз осталары Рүзәл Мөхәммәдиев, Инсаф Садыйковларның чыгышлары да алкышларга күмелде. Оста биюче кызлар һәм егетләр дә үзләрен сәхнә артистларына тиңләп, залдагыларны уч төпләрендә тоттылар. Берәм-берәм сәхнә түренә «тәгәрәгән» Салават Фәтхетдинов, Мөнир Рахмаевларга да халык кулын жәлләми чапты. Өстәвенә, мавыктыргыч уеннары белән тамашачыларны да урыннарыннан селкетеп алдылар укучылар. Сөйләп бетергесез осталык, искитмәле кыюлык, тырышлык һәм талант каян килгәндер үзләренә?! Сыйныф җитәкчеләре Резеда Закирова да үзенең укучылары белән чын күңелдән горурлануын яшермәде.
Җыелган авыл халкын бергә булырга, бердәм булырга, җырга-моңга төренеп, һәрчак елмаеп, дус булып яшәргә өндәүче әлеге кичәне оештырганнары өчен 10нчы сыйныф укучыларына барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Кояшка үрелеп үсүче болын чәчәкләре кебек сез дә югарыга үрлисез. Үскән саен күбрәк ачыла, матурлана барасыз. Алдагы юлларыгызда әле сезне бик күп якты көннәр, истә калырлык мизгелләр көтә. Сынау баскычларында алданмыйча, янәшәгездәге якыннарыгызга, дусларыгызга тугрылыкны саклап калыгыз. Һәрчак шулай бергә җырлап-биеп, көлеп, сөенеп яшәгез.
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.26401
-
16 гыйнвар 2021 - 20:11“Мыным укмыстон арес тырмиз!” 5-тӥ толшоре Яким Сапожников дано лыдпуссэ пусйиз.9101
-
16 гыйнвар 2021 - 18:41«Күкрәгемә кысып икмәк кисәм» Сания апа үсмер чактан ук колхоз йөкләмәләрен үтәп урман кискән, колхозның төрле эшләрендә катнашкан, «Сельхозтехника» да эшләп лаеклы ялга чыккан.13701
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар12200
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар86100
-
15 гыйнвар 2021 - 14:46Үтерелгәннәр кабат терелми, яки виртуаль дөньяның агулы җимешләре Узган атнада бер бәдбәхет адәм актыгы, өйләренә кереп, унсигез яшьлек кызны һәм аның ата-анасын – тулы бер гаиләне! – үтереп чыккан.68901
-
15 гыйнвар 2021 - 21:21Битендәге бетчәне сыткач, пневмония белән чирләгән Бер ир, иягендәге бетчәне сыткач, бер айга реанимациягә эләккән.44501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика