Яшьләр сәхнәләрдә ут уйната (+бик күп фото)
2809
0
Яшьлек. Бу сүздә күпме матурлык, өмет, бәхет, чиксезлек, хыял. Менә шушы чиксез хыялларны чынга ашыру максатыннан, яшьләр арасында «Яшь буын-2020” бәйгесе игълан ителде.
Бәйге 4 зонада барды. Ә Гала-концерт 1 февраль көнне Балтач мәдәният үзәгендә узды. Бәйгегә килгәндә, аның төп максаты булып – бүгенгесе көндә авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту, аларны берләштерү, сәләтен ачу, тамашачыга тәкъдим итү, халыклар арасындагы күп милләтлелекне ныгыту тора. Һәр милли тел, һәр халык – дәүләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Димәк, Татарстан –дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле, яшьләребез исә –аның таҗлары.
Бәйге җиңүчеләренә килгәндә, “Музыка” номинациясендә җинү яулаучылар:
1 урын – Норма мәдәният йортыннан Илшат Муллагалиев;
2 урын – Шеншеңэр мәдәният йортыннан Рөстәм Мөхәммәдиев;
3 урын –Кече Лызи мәдәният йортыннан Александр Волков.
Авыл клублары арасында:
1 урын – Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан Инсаф Хәлиуллин;
2 урын – Улисьял авылыннан Лиана Федорова;
3 урын – Сәрдек авыл клубыннан Алисә Низамова;
3 урын – Иске Торҗа авылыннан Юлия Тимофеева.
“Бию ” номинациясендә җиңү яулаучылар, мәдәният йортлары арасында:
1 урын – Салавыч мәдәният йортының бию коллективы;
2 урын – Бөрбаш мәдәният йортының бию коллективы;
Авыл клублары арасында:
1 урын – Сизнер авыл клубының бию коллективы;
2 урын – Урта Көшкәт авыл клубының бию коллективы.
Язманың дәвамы "Хезмәт" газетасының 7 февраль санында.
Гөлнара Гарипова,
Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре методисты
Зөлфия Шакирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев