«Җыр-моңны юлдаш итеп»
Күптән түгел Нөнәгәр авыл мәдәният йортында шушы исем белән аталган кичә булды. Кичәнең төп герое - авылыбызның гади генә кешесе Наил Фәсыйхов иде.
Кичәне оештыруда зур эш башкарган Нөнәгәр урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары авылдашларына Наилнең әле без белмәгән-ишетмәгән якларын ачып бирә, аның белеме буенча инженер булса да, җыр-моңга, мәдәнияткә гашыйк шәхес икәнлеген күрсәтә алдылар.
Чыннан да, Наил үзе генә җырлап, баян уйнап кына йөрмәгән, бик күп балаларның җыр-музыкага сәләтен ачарга ярдәм иткән. Аның ихластан мәктәп балалары белән шул өлкәдә эшләве, укучыларның ирешкән уңышлары турында укытучылар Рәисә Хәбибуллина, Наилә Әшрәпова, Әлфинур Сәмигуллина, директор Тәлгать Нигьмәтҗа-нов җылы истәлекләрен тамашачыга җиткерделәр. Озак еллар мәдәният йорты директоры булып эшләгән Наил Фәсыйхов турында җирле җитәкчелектә эшләгән Равил Хәбибуллин, Альфред Әхмәтханов та аның кешелекле, эш өчен күңел атып йөргән шәхес икәнлеген искә алды.
Кичәне алып баручы Тәнзилә Габдрахманова залдагыларга мәктәп укучылары башкаруында Наилнең җырларын, шигырьләрен тыңлатты. Алсу Шәмсетдинова җитәкләгән «Веснушки» бию коллективы кичәне тагын да җанландырып җибәрде.
Ул көнне сәхнә түрендә булган Наил Фәсыйховны әти кеше буларак үз балаларын тәрбияләп дөрес юлга бастыручы да, кеше балалары язмышы өчен битараф булмаган шәхес икәнлегенә дә инандык. Кичәдән балаларны, киләчәк буынны тәрбияләүдә шундый әтиләр күбрәк булсын иде, дип таралыштык.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июль 2022 - 14:11Васыйл Вәлиев: "Контракт буенча хезмәткә иң яхшылар гына сайлап алына" Батальоннар туплангач, башта алар бер ай дәвамында хәрби әзерлек үтәчәк. Бу исемле батальоннарның үз командирлары булачак. Аларны хәрби бурычлар куелган зоналарга, шул исәптән Украинага җибәрергә мөмкиннәр.600
-
7 июль 2022 - 13:41С заботой об экологии Стоит отметить, что в 2005 году Ковалинское озеро, ныне окруженное охраняемыми смешанными лесами и сосновыми рощами Матюшинского лесничества, было признано памятником природы регионального значения.2800
-
7 июль 2022 - 13:21Район башлагы кайсы хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү барышы белән танышты? (+фото) Күмәк хуҗалыкларда хезмәтнең киеренке чагы, быелгы җәйнең бәрәкәтле яшеллегеннән кышкы чорга терлек азыгы хәзерләү планлы рәвештә дәвам итә.3700
-
7 июль 2022 - 08:36Балтачта палаткалы лагерь эшли башлады
-
4 июль 2022 - 13:51Түбән Кенә авылында гомер итүче Флера Мотыйгулла кызы Ибраһимова күркәм юбилеен каршы алды.
-
4 июль 2022 - 13:50“Хезмәт” укып, чебиле булган Камил Әхмәтханов.
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар46400
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.60900
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.125400
-
5 июль 2022 - 20:11Аллам сакласын: үзенә кабер казуны таләп иткәннәр Коточкыч хәлне тикшерү тәмамланды.77601
-
5 июль 2022 - 16:11Хастаханә командасы спортта да сынатмый! (+фото) Районыбызның үзәк хастаханә хезмәткәрләре «Сәламәтлек 2021-2022” республика спартакиадасында катнашып, авыл командалары арасында уңышларга ирешеп кайттылар.47501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика