Җыр — ул тормыш
Әлеге сүзләрнең бөтен тирәнлегенә һәм дөреслегенә чын җырчылар җырлаганда түгел, ә җыр синең гадәти көннәреңә үтеп кергәч төшенәсең.
Тормыш гел рәхәт һәм бәхеттән генә тормый, аның кайчак кара полосалары да була. Ләкин кәефнең нинди булуына да карамастан, җыр һәрчак безнең юлдашыбыз. Замана кешесенә үзенә ошаган җырны эзләп табу өчен әллә нинди мөмкинлекләр бар. Ләкин ул заманча технологияләрне тере тавышка җырлау белән чагыштырып буламы, бигрәк тә танышларың һәм туганнарың синең каршыңда сәхнәдә җырласа һәм биесә. Минемчә, юк. Кече Лызи мәдәният йортында үткән концертка җыелган халыкның күплегеннән, минем белән килешүче кешеләрнең байтак булуына инандым. «Җыр - ул тормыш» дип аталган әлеге концерт 20нче октябрь көнне заманча удмурт, мари һәм керәшен җырларын берләштергән «Чәчәк ат һәм җырла, минем туган ягым», дип аталучы район конкурсы кысаларында үтте. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Рамазанова инициативасы белән башланып киткән әлеге конкурс, икенче елын үткәрелде. Мондый төр чаралар бер төбәктә яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштерә, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыта, шуңа да Алсу Харисовнаның бу эшкә үзеннән зур өлеш кертүен ассызыклап үтәргә кирәк.
Кече Лызи мәдәният йортында булып узган зона турында Кече Лызи, Зур Лызи I өлеш, Югары һәм Түбән Ушма, Иске Көшкәт авыллары катнашты. Сәхнәдән удмурт һәм рус телендәге җырлар белән беррәттән биюләрне дә тамаша кылырга мөмкин иде. Әлбәттә, чыгыш ясаучылар сәхнә йолдызлары белән ярышырлык түгел. Ләкин мондый концертларның төп максаты да тамашачының янәшәсендә генә яшәүче кешеләрнең талантларын күрә алуда бит.
Кеше исән чакта җыр да исән. Юкка гына акыллы кешеләр «Җыр - ул тормыш», димәгән. Әлеге искитмәле сүзләр белән язмамны тәмамлап булыр иде, тик бу бары икенче вакыйганың башы гына...
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 22:11Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.7600
-
25 февраль 2021 - 21:21Балтачта картинг ярышлары узачак. Кайчан? 28 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышлынган картинг ярышлыры уздырыла.6301
-
25 февраль 2021 - 20:11Һава температурасы һәм кан басымы: алар ничек бәйләнгән? Һава торышының кинәт үзгәрүенең сәламәтлеккә йогынтысы бар, ди табиблар.11201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.6600
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар42400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!70201
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.68900
-
24 февраль 2021 - 12:11Экскаваторчы өйдә хатынына бала табышкан Күз алдына китерегез, хатыны ваннада утыра, ире ашыгыч ярдәм чакырта. Нәтиҗәдә, табиблар иргә инструкцияләр бирергә генә өлгерә.58501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика