Йолаларда - рухи тәрбия
2021 ел Татарстанда «Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы” дип игълан ителде. Шушы максаттан, мәктәбебездә, авылыбызда күп кенә чаралар уздырыла.
Буыннан-буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Безнең район – күп милләтле район. Районда узучы “Гырон быдтон”, “Сабантуй”, “Нәүрүз” кебек йола бәйрәмнәрдә барлык милләт вәкилләре дә теләп катнаша. Шушы бәйрәмнәрдә төрле милләт уеннары уйныйлар, русларның белененнән, татарның умачыннан, удмуртның боткасыннан, мариның тәбәнәгеннән авыз итәләр, шул бәйрәм кунаклары булалар.
Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә,үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. Шулай итеп, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар.
Йола һәм гореф-гадәтләрнең күп кенә очракларда алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк. Эш шунда, ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша, һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешеңдә үзенә сеңдерә. Шулай итеп, һәр кеше үзе дә сизмәстән үзара аралашу, үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да — үз авылына, төбәгенә тартып тора.
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Сөмбелә (уңыш бәйрәме), Сабантуй (язгы кыр эшләре тәмамлау) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр.
Нәүрүз март аенда, көн белән төн озынлыгы тигезләшкән, кояш инде елмаеп карый башлаган көннәрдә үткәрелә. Татарларда исә бу бәйрәм онытыла язып калган иде. Соңгы елларда этнограф һәм фольклорчыларның тырышлыгы белән ул бәйрәм турында халыктан байтак мәгълүмат тупланды. Шулар нигезендә мәдәни учреждениеләребез аны милли йола бәйрәме буларак кабат тормыш-көнкүрешкә кайтару буенча нәтиҗәле эшләп киләләр. Хәзер инде ул шәһәр һәм авылларда, шул исәптән мәктәпләрдә, традицион бәйрәм буларак үткәрелә башлады.
20 март көнне Нөнәгәр җирлегендә “Нәүрүз” бәйрәме узды. Берничә ел уздырылмагангамы, халык дулкынланып көтте бу көнне. Кичтән үк сөрән йөрүче балаларга бирергә дип, күчтәнәчләр әзерләделәр.
“Яз җитә” җырын җырлап, бүләк тулы чиләкләр белән килгән бер төркем укучылар мәйданны әйләнеп чыкканнан соң, ботка пешә торган мәйданга юнәлделәр. Анда карга боткасы пешерер өчен, казан әзер тора иде инде.
Ә мәйданда бәйрәм гөрләде. Үзенең яз кызлары белән Нәүрүзбикә чыкты.
Кыш китте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде,
Былбылдан аваз килде -
Нәүрүз мөбәрәк булсын.
Алар халыкка изге теләкләрен теләделәр, җыр, биюләрен бүләк иттеләр.
Татар халкы – кунакчыл халык. Ул бәйрәмнәргә алдан ук хәзерләнгән. Тәм-томын пешергән, өен җыештырган, түл, кашагасын пакълаган, савыт сабаларын ялтыраткан. Елга буена инешкә төшеп, комган, кастрюль, таба, самавырларын агарткан. Безнең татар кызлары да йолаларны, гореф-гадәтләрне онытмый, традицияләрне дәвам итәләр. Яз кызлары халыкка шуларның берсен “Самавыр агарту” йоласын тәкъдим иттеләр. Бәйрәм карарга чыккан олы яшьтәге апаларыбызны яшь чакларына кайтардылар.
Кыңгыраулы атка утырып, ачулы Кыш бабай килеп керде.
Бу нинди җыен монда?
Миңа әйтми киткәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең,
Ха-ха-ха!
Бер өрермен-җил исәр,
Шыткан чәчәкне кисәр,
Ике өрсәм-кар ятар,
Елга-күлгә боз катар,
Кит, Нәүрүз, кит!
Нәүрүзбикәнең дә тиз генә бирешәсе килмәде. Кыш бабай белән Яз кызы арасында ярыш башланды. Әлбәттә, аларга балалар да бик теләп булыштылар. Итек атышу, мәкаль әйтешү, аркан тартышу бәйгесендә Нәүрүзбикә җиңде.
“Уф арыдым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз алдында хур булдым.
Нәүрүз кызым, көчле, нык бул.
Бу сабыйлар хакына”, - дип Кыш бабай Нәүрүзбикәгә урынын тапшырып китеп барды.
Ә бәйрәм җыр-биюләр, төрле уеннар белән дәвам итте. Бергәләшеп карга боткасы ашадылар, аннан җиргә, күккә, суга, каргаларга да өлеш чыгардылар. Анысы да борынгыдан калган. Бабаларыбыз илләр тыныч, җирләр уңдырышлы булсын өчен, барысына да өлеш чыгарганнар. Нәүрүз бәйрәме учак янында халык җырлары җырлау белән тәмамланды. Олысы кечесе шат күңел белән өйләренә таралышты.
Бу бәйрәмнең рухи байлыгы турында без онытмыйк. Аның кешелекле традицияләрен саклыйк һәм баетыйк! Кешеләр, электәге кебек, бу вакытта барлык начар сыйфатларыннан аерылырга тырышсын иде. Бәйрәм вакытында уртак казанда пешерелгән аш белән барысын да сыйлау, бөтен кешенең дә тамашага уртак теләкләр белән килү гадәте үзе генә дә бик зур мәгънәгә ия бит! Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын!
Рәзинә Гыйльфанова,
“Нөнәгәр гомуми урта мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Фото: zaripova.al
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев