Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Йолдызлар -йолдызчыклар алар безгә бәхет өләшә (+бик күп фото)

21 май көнне Балтач бистәсендәге мәдәният үзәгендә районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге оештырган  “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең районкүләм Гала -концертын балалар сәнгатен сөюче тамашачыларыбыз көтеп алды.

Дмитрий ТУМАНОВ, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты:

– Балтач ул – Бөек район. Беренче тапкыр Чепьядагы Бөек “Халыклар дуслыгы” музеена баргач, шул чакта ук моның шулай икәнлегенә инанып кайттым мин. Нәкъ менә Балтачта балаларга карата Бөек мәхәббәт тәрбияләнә. Ул мәхәббәттә әби-бабай кайгыртуы да, әти-әни тырышлыгы да чагылыш таба. Йолдызчыклар дигән кечкенә генә дәүләттә ел да яңа галактика ачыла. Йолдызчыклар күгеннән сихри нур бөркелә. Балкыгыз, Балтач йолдызлары! Кешеләргә матурлык өләшегез һәм сезнең бу изге гамәлегезне Аллаһы Тәгалә күрер, үзегезгә үк киләчәккә якты юл ачар.

21 май көнне Балтач бистәсендәге мәдәният үзәгендә районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге оештырган  “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең районкүләм Гала -концертын балалар сәнгатен сөюче тамашачыларыбыз көтеп алды. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановның аудиоязма итеп яздырылган көр, ягымлы тавышы, Балтач халкына ирештергән изге теләкләре, ялкынлы сәламе яшь артистларыбызга көчле рух бирде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе безнең Балтачыбызны бөек дип атады, ә без исә шәхсән үзен кабатланмас бөек шәхесләргә тиңлибез. Танылган, популяр продюсер белән мөнәсәбәтләрнең бер гармониядә булуы йолдызчыкларыбызга да уңай тәэсир итә, алар елдан-ел яхшырак бии, җитәкчеләре даими эзләнә, яңа идеяләр туа, уртак хыяллар чынга аша. Ел да ирешелгән уңышларда район мәгариф идарәсенең, сәнгать мәктәбенең, яшьләр эшләре бүлегенең, мәдәният өлкәсенең бердәм хезмәте, һәм, әлбәттә инде, район җитәкчелегенең саллы ярдәме ята.

“Быел “Созвездие-Йолдызлык“ эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фстивале зона этабында Балтач сәнгать мәктәбеннән 186 бала катнашты, – ди әлеге бәйгегә бик күп санда йолдызчыклар хәзерләүче сәнгать мәктәбенең директоры Миләүшә Кадыйрова. – 3нче урын алып, “Уникс“ сәхнәсендә затлы тун, Президент стипендиясенә һәм дипломга ия булган Камилә Эркаева, “Пирамида“ сәхнәсендә чыгыш ясап, 2нче урын алып, Президент стипендиясе, диплом, кубок һәм музыкаль үзәк белән бүләкләнгән “Восторг” бию төркеме – безнең мәктәптә белем алучылар. Балтачлыларның җыр һәм бию сәнгате өлкәсендәге нык үсешен жюри әгъзалары да аерым басым ясап, бәяләп үттеләр.”

Чыннан да, балалар сәнгате буенча Балтачыбыз гел үсешкә, яңарышка омтыла. Даими концертлар оештыру, фестиваль-бәйгеләрдә катнашу талантлы балаларыбызны табуга этәргеч бирә. Әлеге концертта Субаштан Игорь Ивановның җырлавын ишетеп тә тамашачы таң калды, табигый,  матур тавышы үзәкләргә үтеп керде.  Нөнәгәр мәктәбендә укучы кызларның да биюләре алкышларны үзенә  мулдан җыйды, менә биеделәр алар ичмасам, елмаеп-көлеп, йөз мимикаларын эшкә җигеп. Балтач гимназиясеннән “Пластилин” бию төркеме дә уңышлы чыгыш ясады. “Язгөл” ансамбле “Ай җаный - вай җаный” белән “Күбәләгем” җырын югары осталык белән башкарды.  Балтач кызы Илидә Җәләлиева яңадан-яңа җырлары белән генә түгел, яңа күлмәкләре белән дә таң калдыра. Күңелләрдә йөрткән “Әгәр белгән булсам”  дигән җырны рәхәтләнеп җырлады, тамашачы рәхәтләнеп тыңлады. Карадуган гимназиясеннән Эмилия Зиннәтуллина “Иске рояль” дигән җыры белән үзенә каратты. Ул “Шүрәле” биюен караган саен карыйсы килә, андагы миллилек, образлылык, күлмәкләрнең матурлыгы, биюгә омтылыш ярылып ята. И-и-и, биисе килеп бииләр дә соң балалар, хәрәкәтләре күзләрне иркәли, рольгә керүләре елмаерга мәҗбүр итә.

Әлеге концертагы номерларны язып кына бетерерлек түгел, ул ”Восторг”, “Изюминка”, “Солнышко” биюләрен кат-кат сәхнәгә чакырырлык. «Вокал-соло» номинациясендә чыгыш ясаучы егетләр-кызлар, конферансьелар, вокаль ансамбльләр, бию төркемнәре үзләре аерым мактауга лаек. Балтач мәктәбе «Эра» бию төркеменең  заманча биюләрен яшь тамашачы аеруча да көтеп ала, һәм биючеләребез дә шулкадәр хисчән, ялкынлы итеп бии, сокланмый мөмкин түгел.

Районда үткән Гала-концерт барышында сәхнәгә чыгып теләкләрен-фикерләрен ирештергән, “Созвездие -Йолдызлык“ фестиваленә үзләреннән зур өлеш керттән мөгаллимнәргә рәхмәт белдереп, балаларны бүләкләгәндә, зал тутырып килгән балаларның әти- әниләренә дә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Әйе, бу “Йолдызлык” дигәннәре әти-әнигә дә, әби -бабайга да җитә, җирле җитәкчелекне дә кузгата. Тагын бер кат инаныр өчен быелгы киемнәргә, аерым башкаручыларның күлмәкләренә генә дә күз салу җитә! Хәзерлекләр киләсе елларда да болайрак барса, әле безнең башкаланың “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үк тә Гран-при аласы көннәребез  алда. Бирсен Аллам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев