Хезмәт

Үз улым (хикәя)

- Кыланып та күрсәтте бу Рәйхан! Егермесе яңа тулган малайга нинди туйлар ясады бит! Берәү үз улын да шулай зурлап өйләндермәс!..

- Усалларның теленнән төшмәде ул көннәрдә Рәйхан. Туй алдыннан гына чишелгән сер авылны аркылыга-буйга айкап чыккан иде шул. Һәммәсе шаккатып сөйләде. Моңа кадәр буй-сынын, йөрешен «чат атасы!» дип йөргән малай бөтенләй чит кан булып чыксын әле! Сөйләмәс җиреңнән сөйләрсең.
Ә Рәйханның гайбәтчеләрдә эше юк иде. Үзенә ачулы иде ул, үзенэ. Болай килеп чыкканга үзе гаепле шул. Егерме ел түзгәнне, ничек инде салган баштан дустына ачылып китеп, Илназның үз улы булмавын әйтеп ташлаган бит, юләр. Анысы - хатынына, хатыны - дустына… менә шулай бөтен авылга таралган. Үзе өчен тамчы да курыкмый ул, авылдашларының мең сынау белән төбәлгән карашларына туйда ук җыр белән җавап бирде. Гармунын сузып:
«Кая барса да югалмас
Рәйханның малайлары» дип җырлап җибәрүе булды, мәҗлес кенә түгел, тамаша кылырга килгән авылдашлары да бер мәлгә өнсез калгандай булды. «Күр әле, ни дип җырлый бит!»
Ихлас иде Рәйхан. Үз улыдай яратты ул Илназны. Әле төпчекләренә - уртак улларына караганда ныграк та яратты бугай. Нык, түзем, көчле холыклы булып үсте Илназы. Төпле фикерле, бик кызыксынучан , нәрсәгә тотынса, шуңа кулы ятып тора… Әллә ниткән акыллы фикерләр чыга үзеннән. Моңа кадәр икесе бер сүздә булып яшәгән улы белән ике арага күләгә төшсә, нишләрмен дип курыкты ир. Ул чишкән сер Илназга барып ишетелә күрмәсен дип курыкты. Баксаң…
Бик якыннары гына белгән бу серне Илназга инде яшүсмер чакта ук « тишкәннәр» булып чыкты. Ничек күтәрелеп бәрелмәгән дә, ничек әти- әнисен сораулар белән тинтерәтмәгән?! Түзәр көч кайдан алган? Берничә көн үз алдына йомылып йөргән улларының эчендә нинди утлар кайнаганын әти-әнисе кайдан белсен? Авылдан йөзләрчә чакрым ераклыктагы шәһәрдә кем дә булса бу серне Илназга җиткерер дип шикләнә торганмыни?
Дөрес, әнисе Илдария туып-үскән авылда бу сер дә, яңалык та түгел иде. Биредә Илназның Рәйханның үз улы түгеллекне дә, үз әтисе кем булуын да бик әйбәт беләләр. Тыелган мәхәббәт җимеше ул. Тыелган җимеш татлы була дисәләр дә, Илдариянең туганнары, якыннары өчен ачы, ай, ачы булды ул! Зинадан бала көткән гаиләгә авыл халкының талканы , ни сәбәпледер, үтә коры булды. Хәлләреннән килсә, тереләй күмәрләр иде үзләрен. Һәммәсе изге булып кыланды: үзләре зина кылганнар да, балалары бозык юлда йөргәннәр дә җай чыккан саен кагыш-сугыш китерергә тырышты.
Түзәр хәле калмаган Илдария алты айлык көмәне белән авылдан чыгып китте. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә аны көтеп торучы юк иде. Шул ук вакытта адым саен бармак белән төртеп, күз белән тишеп, болай да бәргәләнгән җанына яңа яра ясаучы кешеләр дә юк иде. Киресенчә, карынындагы сабые хакынамы, юлда ук аңа изге күңелле кешеләр очрады. Туган якларыннан җәйге ялдан китүче әлеге мәрхәмәтле гаилә белән ул поездда танышты. Үзе дә үги ана белән үскәнгәдер, үтә йомшак күңелле Наилә һәм ире Равил (киләчәктә ире булачак Рәйханның бертуган апасы һәм җизнәсе!) Илдарияне башта үзләренә сыендыра, аннан соң да аңа яңа урында яшәп китү өчен хәл кадәренчә булыша.
Десантчы булып хезмәт иткән Рәйхан шул елны армиядән туп-туры апалары янына кайта. Авылда аны көтеп торучы булмый. Үги ана канаты астына кергән әтиләре аннан үтә, балаларын яклый алмый шул. Артык кашык булудан гарык булган егет шундый карарга килә. Ул кайту хөрмәтенә апасы дуслары, күршеләре белән кечкенә генә мәҗлес оештыра. Әнә шунда күрә ул беренче мәртәбә Илдарияне. Күрә дә, тынычлыгын югалта да. Озын кара толымнары биленә төшеп торган, шактый чибәр, сөйкемле, корсагы борынына житкән бу хатын ник ялгыз гына килгән, ире кайда, төнге сменада микән, дип баш вата ул. Апасыннан сорарга да, әлеге хатынга суз кушарга да кыюлыгы җитми.
- Әйдәле, Илдария, энем кайту хөрмәтенә берәр җыр җырла инде, - ди Наилә апасы, мәҗлес башланып беркадәр үтүгә.-Энем, гармуныңны ал…
Күрер күзгә чибәр булса да, күзләре үтә сагышлы-моңлы иде хатынның. Шуңа игътибар итте Рәйхан.
Илдария ялындырмады. Моңа кадәр ишетелмәгән өр- яңа җыр башлады.
«Айга карап, күз нурыңны түкмә,
Салкын җилдән яхшы хәбәр көтмә.
Башкалардан өметеңне өзмә,
Гөл очраса, ачылмыйча өзмә…»
Күңелләрне әллә нишләтерлек моң агыла иде бу хатыннан. Үзе тугел, җаны җырлый иде булса кирәк.
Очраклы башланган бу танышу тора-бара аларның икесен бер бөтен итеп бәйләде. Илназ белән Илдарияне бала тудыру йортыннан үз бүлмәсенә алып кайтты Рәйхан. Менә шуннан бирле алар гел бергә. Менә шуннан соң да кем аларны бер- берсенә чит-ят диеп әйтә алсын?!
Хәер, әйттеләр. Илдарияләр авылына беренче мәртәбә кайткач, Илназга бәреп әйттеләр. Ике яше тулмаган сабыйның: «Әти! Әти!»- дип Рәйхан каршына йөгерүен күргән күрше хатыны ук түзмәде :
- Нишләп әтиең булсын! Әтиең түгел бит ул синең!-диде, авылдан яманаты чыгып киткән Илдариянең сөлек кебек егеткә кияүгә чыгуына теле «кычыткан» күрше апасы.
Бала баскан җирендә аптырап басып калды. Көтмәгәндә китереп бәргән яшеннән айныгандай, Рәйхан улына каршы ашыкты:
- Нишләп әтисе булмасын? Әтисе мин аның, әтисе! Кил әле монда, улым! - дип Илназны үзенең киң кочагына алды, яратып югары чөйде. Башкача авылда аларга беркем дә «синеке түгел!» дигән сүзне кычкырып әйтергә базмады…
Әтисенең энекәше серне чишкәннән соң да Илназның әтисенә карашы үзгәрмәде. Уйлы малай әтисе белән икесе арасында охшашлыклар, аерымлыклар эзли торган булып китте. Кечкенә генә охшашлык тапса да, сөенә иде. Ә энекәше Рәниф белән ничек шулкадәр охшамаганбыз икән дип күптәннән уйлана иде ул. Баксаң, сәбәп менә нидә булган икән. Тик серне аңа да чишәргә ашыкмады. Вакыты җиткәч, әни үзе сөйләр дип көтте…
Илдария улының көннән-көн зуррак үсүен, серне башкача яшереп булмавын аңлый: тик улына ничек әйтергә дип баш вата, улының үзенә булган мөнәсәбәте үзгәрүдән курка. « Әгәр аңламаса…»
Тик кулың белән эшләгәнне иңең белән күтәрергә туры килә шул. Илназ инде җиткән егет, авылга кайткач, аны элекке кебек өйдә генә тотып булмаячак, ә усал телле гайбәтчеләр аңа бу серне ни дәрәҗәдә чишә бит әле? Илназ белән икесе генә калгач, ул тәвәккәлләп:
- Улым, минем сиңа зур бер сер әйтәсем бар,- диде һәм акрын гына, ни булса шул булыр дигәндәй:
- Рәйхан синең үз әтиең түгел, - дип ашыгып әйтеп куйды. Һәм бу хәбәр улына ничек тәэсир итәр икән дип куркып туктап калды.
- Мин беләм,- диде Илназы тыныч кына. Әнисенең үткәне турындагы, үзенең чын әтисе кем булуы турындагы хикәятне тыңлаганнан соң ул инде күптән йөрәге белән әзерләп куйган җавабын кистереп әйтте:
- Әни, ишетәсеңме, минем бер генә әтием бар. Чын әтием. Мине үстергән Рәйхан әтием ул. Башка беркем турында белергә дә, ишетергә дә теләмим…
…Улы Илназның серне күптән белүеннән хәбәре булмаган Рәйхан туй алдыннан авыл урамына таралган гайбәттән шактый бетереште. Улым гына түгел, булачак килен гаиләсе дә бар бит әле, дип өзгәләнде ул. Тик яшьләр инде бу хакта алдан ук ачыктан-ачык сөйләшкән булып чыкты. «Минем улым бит ул!» - дип горурланды бу турыда белгәч, Рәйхан. Улының көчле холыклы булуына, яшь кенә булса да, тормышның көтелмәгән борылышларында тәртә сындырмавына, салкын акыл белән эш итә белүенә чын күңелдән сокланып:
- Рәйхан малае бит ул! - диде.
… Үзе өчен иң якын кешеләре кабул иткән бу карар ана өчен иң кадерлесе иде…

Реклама

Фото: http://www.liveinternet.ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: