Хезмәт

Өзелгән туй (хикәя)

Рәмзиянең бүген мәшәкатьле көне: кызын кияүгә бирә. Озакламый кияү ягы туганнары, кода-кодагыйлар килеп җитәр. Инде барысы да әзер, өстәл тулы нигъмәт, ашы-суы пешкән дигәндәй… Тик, нигәдер, күңеле генә алгысый: үзе кияүгә чыга диярсең…

- Картаела, - дип уйлады ул, сылу чәчәктәй өйне балкытып, очынып йөргән кызына карап.- Сөенәсе урынга борчылу картлык галәмәте инде ул. Юкса, нәрсәгә борчылырга: кызы тормышы көйләнгән, бик тәртипле егеткә чыга. Берничә ел дуслашып йөрделәр. Ике як та аларның гаилә корганын түземсезләнеп көтте, беркем каршы булмады. Үзләре дә бер-берсен бик яраталар, күзләр генә тимәсен. Яраткан кешең белән бергә яшәүләргә җитәме соң? Ул гына…- Йә, хода, кайдан килде сон башына тагын шундый уйлар? Бүген үткәнне уйлый, үкенә, уфтана торган көнме инде? Иң мөһиме: балалары бәхетле булсын, әнә, улын өйләндерде, бүген кызын кияүгә бирә…
- Әни, килделәр! - Әллә йөгереп керүдән, әллә сөенеч-каушаудан йөзе тагын да алланып киткән кызына ияреп, Рәмзия дә кунакларны каршы алырга чыкты. Һәм… машинадан төшүчеләр арасында таныш йөзне күреп, бермәлгә югалып калды. Ул да таныды. Икесенең дә башыннан берьюлы диярлек: «Дөнья бу кадәр тар булса да булыр икән!» - дигән уй йөгерде.
Кодагыйның апасы икән әлеге таныш йөз - Ләлә. Таныш булуларын яшермәделәр, педучилищеда бергә укыдык, диделәр. Кочаклашып күрештеләр. Шул арада хатынның колагына: «Син мине кода-кодагыйларга бик бетереп ташлама инде яме», - дип пышылдарга өлгерде Рәмзия.
… Күп еллар элек педучилищеда бергә укулары хак иде аларның. Икесен дә сискәнергә мәҗбүр иткән сәбәп тә шул еллар белән бәйле. Студентлык чорында икесе өчен дә бик кадерле тагын бер кеше бар иде шул. Бүген дә сызландыра, әрнетә торган, йөрәкләрендә тирән яра калдырган бер кеше. Кызларга биргесез чибәр, йомшак-күркәм холыклы, уку алдынгысы, жәмәгать эше активисты, кыскасы, күпләрнең төн йокыларын качырырлык, башын әйләндерерлек егет - курсташлары Илһам иде ул. Илһам белән Ләлә җан дуслар, сердәшләр. Икесе бер районнан булсалар да, авыллары арасы шактый ерак, бар танышулары, дуслыклары педучилищеда булды. Бергә практика үттеләр, уй-фикерләре уртак булды. Ә Илһам белән Рәмзия арасындагы дуслык исә бөтенләй башкача, бер күрүдән ике йөрәкне берләштергән олы мәхәббәт иде ул. Рәмзия дә төшеп калганнардан түгел шул. Ул да иң тырыш, активлардан. Чибәрлегенә кызыгучылар күп булды. Илһамны сайлады кызның йөрәге. Яратулары көннән-көн көчәйде генә. Тик бу мәхәббәтне Рәмзиянең әнисе генә өнәмәде. Бердәнбер кызының әллә кайдагы чит җиргә, күз күрмәгән, колак ишетмәгән бер авылга китеп баруы куркытты аны. Берничә өй аркылы гына яшәүче Ренатның кызы дип үлә язып йөргәнен белмәсә бер хәл иде! Эчми-тартмый, тәртипле егет, бик тырыш та. Әнә хәзердән үк инде вак-төяк эшләренә булышырга керергә генә тора. Телендә дә Рәмзия генә… Тик кызы гына бу егет турында ишетергә дә, белергә дә теләми. Бар белгәне Илһам да, Илһам! Кәртечкәдә бик сөйкемле, күркәм булып күренә-күренүен, тик шушы саргылт чәчле егет аның кызын бөтенләйгә алып китәчәк, бер күрергә тилмертеп яшәтәчәк бит.
Бу көннең инде бик-бик якын икәнлеген сизгән ана йөрәге көннән-көн ныграк сызлана. Рәмзиясе елдан артык күрше авылда балалар укыта. Фатир хуҗасы барысын әйтеп тора: Илһам ерак юлны якын итеп еш килә, хатлары да явып кына тора, ди. Туй турында да сөйләшеп-килешеп өлгергәннәр. Әти-әнисе белән килеп, бөтен шартын туры китереп, кызының кулын да сорады саргылт чәчле егет, туй көнен дә билгеләделәр. Йокыдан калды ана. Ашаудан калды. Ничек кенә Рәмзияне Ренатка кияүгә бирергә, теге туйны өзәргә дип баш ватты.
Калганы барысы да төш кебек кенә булды. Әллә әнисенең инәлү-ялварулары, әллә Ренатның өзгәләнүләре, әллә язмыш… бүгенгәчә аңлый алмый бу кадәресен Рәмзия. Илһам белән булачак туйга өч көн кала… Ренатлар йортына килен булып төште кыз. Гомереңдәге иң зур ялгышы, мәңгелек үкенечкә әйләнәсе адымы иде бу кызның. Тик яшьлеге белән ул әле нишләвен аңламый иде бу вакытта. Туй өстәлләре тезелгән, кунаклары чакырылган, туй киемнәре-балдаклар алынган… - ә кәләш юк. Юк! Юк!
Рәмзиясенең аны ташлап икенче берәүгә кияүгә чыгуын күз алдына да китерә алмады Илһам. Авылларына бару да бер нәрсәне үзгәртмәде: Рәмзия аның белән күрешүдән качты. Акылдан шашар хәлгә җиткән егетне чын күңелдән жәлләүчеләр дә, «ут» кебек Рәмзиягә өйләнүеннән көнләшеп, шәп булган диючеләр дә, күңелләрендә өмет очкыны кабынучылар да шактый булды ул чакта. Илһам кебек егетнең «бушавы» аңа гашыйк кызларга бик хуш иде. Үзләре тәкъдим ясаучылар, туйда түрдә аның янәшәсендә урын алырга теләүчеләр дә булды. Аңа башка беркем кирәкми иде. Шулай да, бәргәләнгән-әрнегән җанын кая куярга белмәгән егет… тәвәккәлләп Ләләгә тәкъдим ясый. «Әзер туйны өзмик, мондый хәлдә калучылар бер без генә түгел, бергә булыйк, минем башка барып егылыр кешем юк», - ди ул. Тик ике арада дуслыктан башка бернинди хис юклыкны белгән Ләлә, егетне никадәр генә жәлләсә дә, тәкъдимне кабул итә алмый. «Тагын бер зур ялгыш булачак бу»,- ди ул.
…Бу хәлдән соң авылдан чыгып китә егет. Сагыш-сагынуларын укуы, эше белән баса. Көннән-көн югары күтәрелә. Йомшак күңелле, чибәр Рәзиләне очратканда инде күңел яралары беркадәр җөйләнгән була. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә. Теге чакта тәкъдимен кире каккан өчен Ләләгә үпкә сакламый Илһам. Дуслыклары әле дә дәвам итә. Тик шул еллар эчендә аларның берсе дә Рәмзия турында авыз ачып сүз әйтми, аның белән кызыксынмый. Һәрхәлдә, бүгенгә кадәр Ләлә шулай дип уйлый иде…
… Яшьләрнең никахы күңелле үтте. Кунаклар таралыша башлагач, Рәмзия Ләлә янына килде. «Зинһар, кайтып китәбез дип ашыкмагыз инде, минем сиңа әйтәсе сүзем бар»,- диде ул. Һәм, әйдә, мәктәпне күрсәтеп кайтам дигән сылтау белән аны өйдән алып чыгып китте. Күршедәге мәктәптә берсенең дә эше юк иде, билгеле. Ләләнең җанында бары бер сорау: 25 ел элек Рәмзия ник шулай эшләгән, нигә туйны өзгән? Рәмзиянең исә ничек тә бераз акланасы, аңлатасы килә иде.
- Әни сүзенә карадым шул,- диде ул. - Әни бит мине ялгыз ташлап китәсең дип көн-төн елады. Аның күз яшьләре төшүдән курыктым. Өстәвенә, аяк астында гел Ренат бөтерелә. Бик аптырый идем, кая барсам - шунда ул очрый, каян белеп килә икән дип. Баксаң, аңа әни бөтенесен әйтеп торган. Кая барсам да, каршы алырга җибәргән. Боларын соңыннан Ренат сөйләде. Мин Илһамның эзләп килүен дә белмәдем, хатларын-телеграммасын да күрсәтмәде әни. Үзе үлгәч, сандык төбеннән табып укыдык. Хатларны кызым тапкан иде, бу хәлләрне аңа сөйләргә мәҗбүр булдым. Миңа бирмәсә дә, нигәдер җыеп барган аларны әни. Араларында туганнары исеменнән сугылган телеграммага кадәр бар: «Тиз кил! Илһам үлә!» - дигәннәр. Чын булгандырмы ул, юри сукканнардырмы, белмим. Башка очрашкан булмады. Дөрес, улым тугач, ул мине бер мәртәбә эзләп тапты. «Оныта алмыйм, бергә булыйк, улыңны үз улым итеп үстерермен», - дип ялварды. Ул вакытта әле өйләнмәгән иде. Тәвәккәлли алмадым шул. Ренатны беркайчан ярата алмасымны белсәм дә, баламны ятим итә алмадым. Әнә шулай яшәлде инде. Илһам белән күрешүдән куркып, группадашлар белән очрашуга да барганым юк. «Йөрәге юк икән Рәмзиянең, бер мәртәбә очрашуга да килмәде»,- ди икән Илһам. Белсә иде, аны очратудан ничек куркып яшәгәнемне! Мин әле аның күзләренә күтәрелеп карарга , «кичер!» дип әйтергә әзер түгел…
Рәмзиянең йөзе үкенечле сагыш белән мөлдерәмә иде бу вакытта. Ул ничек тә үзен кулга алырга, Ләләгә бөтен кичерешләрен дә күрсәтмәскә тырыша. Шул ук вакытта Ләлә ни дә булса әйтмәсме, Илһамның тормышы турында сөйләмәсме дип көтә. Сөйләде Ләлә. Илһам турында бар белгәнен сөйләде. Тик бу очрашу хакында ул Илһамга гына берни сиздермәячәк. Күңел яраларын тормыш мәшәкатьләре белән күмеп куйган Илһам Рәмзиясенең «йөрәксез» булуына ышанып яшәргә тиеш дип саный ул. Өзеләсе өзелгән инде…

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: