Хезмәт

Үзгәрде заманалар

Балтач авылында яшәүче, бүгенге кондә районның сак хезмәтендә пультта эшләүче Флера Габдуллинаның яңа шигырьләрен редакциябезгә җитәкчесе - Айдар Хәйретдинов китерде. Җитәкче фикеренчә, шигъри җанлы райондашыбызның кон кадагына сугучы проблемаларны чагылдырган иҗат «җимешләре» югалып калмаска, газета укучыларга даими ирешеп, үз укучысын табарга урынлы. Чыннан да, Флера ханымның шигырьләрендә хис, фәлсәфәдән тыш...

Үзгәрде заманалар
Белмәделәр өй бикләүнең ни икәнен,
Тимәделәр кешеләрнең энәсенә.
Нәрсә хәрәм, нәрсә хәләл - белде алар,
Чыбык булды йозак ишек келәсендә.

Ачкыч ятты ярыгында бүрәнәнең,
Айлар буе ятты шунда - тимәделәр.
Хуҗа юк дип, төнлә-көндез саксыз өй дип,
Сыңар шырпысына да тимәделәр.

Үзгәрде шул заманалар начар якка,
Өйне хәзер көчле сак та саклый алмый.
Талаш-үтереш кабатлана көн дә, төн дә,
Гөнаһлардан адәмнәрнең җаны кайный.

Кая бара соң бу дөнья, әй, кешеләр?
Гел начарга ник үзгәрә адәми зат?
Хәрәм белән тапкан малның языгы күп,
Хәләл белән тапсаң малны - күңелең шат.

Без бит кунак бу дөньяда, беләсең бит!
Каршысына басасы бар бөек затның.
Үлчәүләрдә үлчәнер бит кылган гөнаһ,
Тәмугларда янарсың бит качса оятың!

Туган нигез

Реклама


Нигезләрен сагынучыларга багышлана


Яшь пәрдәсе каплый күзләремне,
Кайтсам әгәр туган якларга.
Бәгырьләрне өтеп тама алар,
Кайтам гүя бала чакларга.

Тәүге тапкыр күргәндәге сыман
Айкап чыгам ишегалларын.
Дымлы керфекләрдә чык тамчысы -
Сыкрап куя шулчак җаннарым.

Онытмадым сине, туган нигез!
Китсәм дә мин ерак илләргә.
Төшләремә бик еш керә идең,
Җанны салып сагыш-уйларга.

Тагын кайттым менә, язган булгач
Ата-бабаларым нигезе!
Кайтмый булмый, бигрәк сагындырдың, -
Авылның бит мин бер игезе!

Кошларым
Очып үтте кыр казлары,
Көзләр дә җитте күптән.
Ямьле җәйләр сиздермичә
Нигә тиз үтте икән?

Язлар җиткәч әйләнерсез,
Сагынып көтәм сезне.
Исән йөреп, сау кайтыгыз,
Югалтмый киткән эзне.

Очкан чакта һаваларда
Талмасын канатыгыз.
Туган якны кошлар кебек
Өзелеп яратыгыз!

Хәмер көче
Калтыранган кулы белән
Үрелде ул шешәгә.
Төште дә ватылды шешә,
Кермәс өчен кесәгә.

Идәнгә хәмер җәелде,
Нәни генә күлдәвек.
Кодрәте дәрьяларга тиң,
Бер батырса - күмәрлек.

Яхшыны яман калдыра,
Тугрыны юлдан яздыра.
Гөнаһка сине батыра,
Акылдан хәтта яздыра!

Хәмер пары җанга сеңә,
Кесәгә дә нык суга.
Батырса - чумасың төпкә,
Күп гомерләрне өзә.

Гомерләр узмасын зая
Аракы колы булып.
И, адәм, кил акылыңа
Йөрмә син азып-тузып!

Кайда син?
Кыска гомерле булды шул
Мәхәббәтем гөлләре.
Чәчкә атмый бик тиз сулды,
Җанда сагыш дөрләде.

Кайтавазы ыңгыраша
Сөелеп йөргән көннәрнең.
Эссе җәйдә кырау сукты
Сөю-бәхет гөлләрен.

Салкын бушлык калды җанда,
Коргаксыган күл калды.
Җанны-җанга бәйләп торган
Күперләр инде янды.

Искә төшсә сискәндерә,
Сызлый сулкылдап җаным.
Ят бусага төпләрендә
Адашып калды ярым.

Ипи пешердем
Хуш ис белән тулды өем,
Мичтә ипи пешердем.
Әбкәй, әнкәй гел пешергән,
Шуны искә төшердем.

Ипием бик уңып пеште,
Тәме телең йотарлык!
Хурлыкка калмассың һич тә,
Туй-сыйларга тотарлык!

Куйдым өстәлнең түренә
Кисеп-кисеп телемнәр.
Бал-май ягып чәй эчәләр
Әткәй-әнкәй, киленнәр.

Икмәк булса - илең дә бай,
Булыр халкың ирекле.
Чәйләр эчтек икмәк белән,
Тартчы, иркәм, күрекне.

Моң таралсын безнең өйгә,
Икмәк торсын табында.
Хуш ис белән тулсын өйләр,
Рәхәт яшик тагын да.

Көзге манзара
Күлнең өсте көзге кебек шома,
Чагыла тик болыт шәүләсе.
Коела күлгә сары яфраклар,
Әйтерсең лә, чулпы тәңкәсе.

Күлне чолгап алган камышлар да
Тынып калган бүген - эндәшми,
Суга төшкән шәүләсенә баккан,
Шаян җилләр белән серләшми.

Көз хакимлек итә бу аланда,
Көзге тынлык - көзге манзара.
Табигатьнең көзге моңсулыгын
Туктатырга юк шул, юк чара.

Сискәндереп җанны ишетелә
Кошкайларның соңгы сәламе.
Сагыш һәм моң белән өретелә
Кая тисә дә көзнең каләме.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: