Хезмәт

Үзгәрсә дә заман

«Апрель ае республикабызда Тукай айлыгы буларак үтә. Ә ни өчен февральне Муса Җәлил айлыгы итмәскә?», дигән сорау-тәкъдим белән мөрәҗәгать итте Алан мәктәбе директоры Рәҗәп Бәдретдинов Муса Җәлил исемендәге II республикакүләм гамәли конференциядә.

Реклама

Февраль ае башка җирлекләрдә ничектер, ә Карадуганда чын мәгънәсендә Муса Җәлилгә багышлана. Легендар шәхеснең туган көнен елның-елында зурлап билгеләп үтәләр. Мәктәпкүләм чаралар музейдагылары белән бергә үрелеп бара. Ел саен февраль азагында башкаладан кунаклар кайта. Араларында кемнәр генә юк. Элегрәк елларда музейга М.Җәлилнең көрәштәшләре, аны якыннан белүчеләр кайтса, соңрак кызы Чулпан, улы Альберт һәм М.Җәлил премиясе лауреатлары да биредә булу бәхетенә иреште. Соңгы елларда легендар шагыйрь исемендәге республикакүләм гамәли конференция үткәрә башлау М.Җәлил иҗатын сөючеләр өчен тагын да зур шатлык булды. Быел исә ул икенче тапкыр үткәрелде. Чарага Казаннан КФУ татар филологиясе һәм сәнгать институтының татар әдәбияты теориясе кафедрасы доценты Рифә Рахман, ТР Фәннәр академиясе ПИбраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институтының әйдәп баручы белгече Зөфәр Мөхәммәтшин, педагогик фәннәр докторы һәм профессор Рөстәм Маликов, милли музейдан Гәүһәр Әхмәдуллина чакырулы иде.
Конференция эше дүрт секциягә бүленеп дәвам итте. Биредә II турга үткән эшләр каралды. Конференциядә катнашу географиясенең шактый киң булуы бер шатландырса, матур эчтәлекле эшләр тәкъдим итеп, укучыларның кыю фикерләр белдертүе тагын бер сокландырды. «Җәлил премиясе лауреатлары турында эзләнү эшләре» секциясендә Салавыч урта мәктәбеннән Рузия Габдрахмано-ваның «М.Җәлил премиясе Г.Тукайныкыннан азга гына калышып, II урында тора» дигән сүзләре жюри әгъзаларында зур кызыксыну уятты. Кыю фикере өчен Рузиягә жюри каршында җавап та тотарга туры килде.
Фәнни эшләрдә күзгә чалынган иң зур кимчелекләрнең берсе, ул да булса, үз эченә иң мөһим моментларны гына алган чыгышларның аз булуы. Күп катнашучыларның чыгышы фәнни эшнең беренче битеннән алып, соңгы битенә кадәр укып чыгуга кайтып кала. Әмма араларында үз эшләрен зур осталык һәм үз-үзенә ышаныч хисе белән яклаганнары да аз түгел. Һәр секциядә чыгышлар зур игътибар белән тыңланды. Соңыннан һәр эш анализланып, киләчәккә нәрсәгә күбрәк игътибарны арттырырга кирәклеге киңәш ителде. Дулкынлану катыш курку хисе белән янган укучылар тизрәк нәтиҗәләрне көтте. Һәм ниһаять алар билгеле: «Татар әдәбияты, тарих» секциясендә гимназиядән Зөһрә Габдуллинаның «Письма Джалиля - живая память» дигән эше беренче урынга лаек дип табылды. Субаш мәктәбеннән Ландыш Габитова - икенче, Балтач урта мәктәбеннән Зөһрә Мөхәммәтҗанова һәм Арча районы Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Дилә Гафиятуллина өченче булдылар. «Батырларны барлап» секциясендә Рифат Габрәхимов (Әтнә, Бәрәскә) - беренче, Эльза Гыйбадулли-на (Яр Чаллы) һәм Галимҗан Галимов (Балтач, Карадуган) - икенче, Зөһрә Шиһапова (Арча, Яңа Кырлай) һәм Эльвина Низаметдинова (Балтач, Салавыч) өченче призлы урын яуладылар. «Җәлил премиясе лауреатлары турында эзләнү эшләре» секциясендә Карадуган мәктәбеннән Нурия Әкбәрова эше иң уңышлысы дип табылды. Икенче урында гимназиядән Алия Хәкимова һәм Энҗе Хәбибуллина (Арча, Кенәр). Яр Чаллы шәһәреннән Ренат Гафуров һәм Салавыч мәктәбеннән Рузия Габдрахманованың хезмәтләре өченче призлы урынга лаек булды.
«Батырлар эзе буйлап...» секциясендә Миләүшә Исламова (Арча, Яңа Кенәр) һәм Айнур Сәләхиев (Яр Чаллы) хезмәтләре иң югары балл җыйды. Иркә Хәкимуллина (Балтач, Яңгул) һәм Рәмзия Нәбиева (Арча) - икенче, Рузилә Рәхимова (Арча, Яңа Кырлай) өченче булды.
«Бар әйбер дә фәннән башлана. Һәрнәрсә фәнгә нигезләнгәндә генә уңышлы була» дигән иде КФУ профессоры, педагогик фәннәр докторы Рөстәм Маликов конференциягә хәер-фатыйха биргәндә. Без моның шулай икәненә конференция барышында тагын бер кат инандык. Шулай шул, заман үзгәрсә дә, вакытлар үтсә дә, гади генә әйберне исбатлар өчен дә фәнгә мөрәҗәгать итәбез.
Рәсемдә: конференциянең мөхтәрәм кунаклары.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: