Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2025 елга балалар бакчасы өчен түләүнең максималь күләме билгеләнде

Татарстанда 2025 елга балалар бакчасы өчен түләүнең максималь күләмен расладылар.

Республика Министрлар Кабинеты карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Баланы караган өчен ата-аналардан һәм законлы вәкилләрдән сорала торган түләү күләме мәктәпкәчә оешманың атнасына ничә көн һәм сәгать эшләвенә, бакчаның юнәлешенә (гомуми белем бирү һәм катнаш, яисә компенсацияләү һәм сәламәтләндерү) һәм баланың яшенә бәйле.

Биш көнлек балалар бакчасына йөрү өчтән азрак балалары булган гаиләләргә аена 1013 сумнан 5032 сумга кадәр, ә өч яки аннан күбрәк балалы гаиләләргә аена 507 сумнан 2516 сумга кадәр торачак.

Алты көнлек бакчага йөрү кыйммәткәрәк төшә: өчтән азрак балалы гаиләдән булган сабый өчен аена 4395 сумнан 6045 сумга кадәр, ә өч яки аннан да күбрәк балалы гаиләдән булган бала өчен ай саен 2198 сумнан 3023 сумга кадәр.

Компенсацияләү һәм сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемнәрдә ата-ана түләүләре баланың торышына карап та аерыла. Махсус дәвалау-сәламәтләндерү чараларына мохтаҗ, шул исәптән еш авыручы, үсештә башка тайпылышлары булган, фонетик-грамматик тайпылышлары булган балалар кебек категорияләр бүленә, дип яза Татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев