Хезмәт

“Арыганлык сизелә, әмма бирешергә ярамый”

1995 елда ачылышы белән районда гына түгел, республикада да мөһим вакыйгаларның берсе булган Балтач гимназиясе быелгы уку елын икеләтә яңалык белән каршылады.

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары нигезендә, уку йорты капиталь ремонт программасына кертелеп, ремонтлауга 79 миллион 270 мең сум акча бүленеп бирелде. Үзе бер яңа мәктәп сала алырлык дәрәҗәдә фаразланган әлеге сумма район җитәкчелеге, гимназия администрациясе теләгәнчә, ремонт эшләрен тиешле тәртиптә, тулысынча башкарып чыгарга мөмкинлек бирде.

– Гимназия ачылганнан бирле биредә төзекләндерү эшләре булмады түгел, булды, – ди директор Ринат Камил улы Мөхәрләмов. – Әмма ул өлешчә генә башкарылып киленде. Бик кирәк иде инде гимназиябезгә капиталь ремонт. Һәм без моны, республикабыз, район җитәкчелеге ярдәмендә башкарып чыга алдык. Форсаттан  файдаланып, төзекләндерү эшләрен башлап йөрүдә һәм һәрчак контрольдә тотуда ярдәм иткән район башлыгы Рамил Рәшитович Нотфуллинга олы рәхмәт белдерәсе килә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдусович Шакировның да тырышлыгы зур булды. Шулай ук чиксез рәхмәтемне армый-талмый хезмәт куйган төзүчеләргә, бик теләп ярдәм иткән гимназия коллективына җиткерәм. Күмәк тырышлык нәтиҗәсе күз алдында –гимназия бинасы өр-яңа кебек булды.

Билгеләнгән бер вакытка сыешу өчен гимназиядә ремонт эшләренә ел башыннан алынырга туры килә.  Язгы якта ук инде түбәләрне алыштырырга тотындылар, электрүткәргечләрне яңарта башладылар. Уку елы тәмамланып, балаларның җәйге каникуллары җитүгә, ремонт эшләре тулы куәткә башланды. “Стройград” ширкәте төзүчеләре иртәнге сәгатьләрдән алып кичке караңгыга кадәр күләмле мәйданнарда хезмәт куйды.  Ширкәт җитәкчесе Наил Сафиуллинга әлеге җаваплы вазыйфаны башкарып чыгу җиңелләрдән булмагандыр, әлбәттә. Әмма ул фикерен башкачарак белдерә:

– Моннан 20 еллап элек, гимназияне сафка бастырганда, аны төзүче оешмада мастер булып эшли идем, – ди Наил Камилович. – Озак эшләмәдем, әлбәттә. Әмма объектның проектын күпмедер өйрәнеп, белеп калалдым. Һәм хәзерге төзекләндерү эшләрен башкарып чыгуда да ул чактагы эшләгәннәр ярдәм итте.

Гимназия җитәкчелеге “Стройград” ширкәтенә аеруча да рәхмәтле. Кайчакта бит фикер дигәнең соңыннан, эш башланып күпмедер вакыт үткәннән соң да килергә мөмкин. Биредә дә андый эш мизгелләре еш булган, “алай түгел, безгә менә болайрак кирәк булган икән лә” дигәнгә ширкәт җитәкчелеге һич кенә дә каршы килмәгән, сметаларны яңадан төзесә төзегән, укытучылар коллективының теләкләрен чынга ашырган. Эшчеләр белән үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсендә ирешкән уңайлы шартларга   мөгаллим-мөгаллимәләр “без теләгәнчә булды!” дип куана торгандыр, ни дисәң дә, биредә аларга эшлисе бит.

Капиталь ремонт гимназияне тамырдан үзгәртте, бөтенләй башка төрле, үзгә бина барлыкка килде.Фасад өлеше заманча зәвык белән тышланды. Бинаның эчке өлеше дә бик нык үзгәртелде. Ашханәнең мәйданын киңәйтә алганнар. Кухня ягы тиешле таләпләргә туры китерелеп яңартылган. Гимназиягә керү өлешендә иркен гардероб ясалган. Класс һәм коридор стеналары, спортзал, акт залының идәннәре, түшәмнәре зәвыкле итеп ремонтланган. Җылыту системалары, электрүткәргечләр яңабаштан эшләнгән. Видеокамералар урнаштырылган.

Соңгы елларда балалар саны арту сәбәпле (бу урында узган ел биредә 472 бала белем алганын һәм быел 492 булып килүләрен әйтү кирәк), кабинетлар җитми башлаган иде. Әлеге мәсьәләне дә хәл итә алганнар, хореография, хезмәт тәрбиясе сәгатьләре яңа уку елыннан яңартылган  (хореография белән остаханә кабинетлары урамга чыгарылып эшләнгән, өске каттагы китапханәне аска төшереп, аның урынына янә  өстәмә ике сыйныф бүлмәсе булдырылган). Шулай итеп, дәресләр өчен кабинетлар саны арткан. Сыйныф бүлмәләре гаять тә кирәк биредә, чөнки быел, җаваплы ремонт эшләре көтә дип тормадылар, тагын бер зур  яңалыкка керештеләр – гимназиядә инженерлык сыйныфлары ачтылар. Шул исәптән дә, беренче сыйныфка килгән балалар саны 64 булып, “А”,”Б”, сыйныфлары белән беррәттән “И” сыйныфы да барлыкка килде.

– Әлеге сыйныфларны ачуга район мәгарифе күптән хәзерләнде, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева. – Һәм бу юкка гына тормышка ашкан эш түгел. Сер түгел, күп кенә сәләтле балаларыбыз, билгеле бер сыйныфка җиткәч, укуларын Казан лицейларында дәвам итә. Аны бит үзебездә дә, әти-әнидән ерак китми яшәп тә оештырып була дип уйладык. Озак кына фикерләшкәннән соң, гимназиядә 1нче һәм 5нче сыйныфлар өчен инженерлык сыйныфлары ачтык. Әлбәттә, биредә уку түләүле. 1 нче  сыйныфка – 14, 5 нче сыйныфка 15 бала тупланды. Бала төшкә кадәр төп укыту программасын үтә, аннан аның өстәмә дәресләре башлана. Казан лицееннан килеп укыталар. Беренчеләр өчен уен белән мавыгулар, йоклап алулар да каралган. Өй эшләре өйгә кайтмый, бала якынча сәгать 6 га, 7 гә кадәр укый. Балага өстәмә рәвештә инглиз теле, әйләнә-тирәлекне өйрәнү, работотехника, рәсем, хореография дәресләре каралган. Шул ук вакытта гимназия укытучылары да белем бирәчәк.

Алия Юнысовнага күпләрне кызыксындырган сорауны бирми калалмадым, – “Башка сыйныфлар да мондый  мөмкинлеккә ирешә аламы?” “Әлбәттә, – дип җавап бирде җитәкче. – Әмма бер шарт белән, үзе бер сыйныф тупланырга тиеш һәм бу эш әти-әниләр ризалыгы белән генә башкарыла.” (Чәршәмбе көнне гимназиядә инженерлык сыйныфы укучыларын кабул итү  тантанасы булды, Казанның инженерлык лицееннан да бертөркем делегация килде. З.Ш.)

Балтач гимназиясе яңа уку елын әнә шулай зур өметләр, ныклы адымнар  белән башлады. Инде хәзер ирешелгән мөмкинлекләрне кадерләп саклыйсы, укыту-тәрбия өлкәсендә даими камиллеккә ирешеп (тәрбия юнәлешендә гимназия рейтингта югары урында), спортта, мәдәнияттә-сәнгатьтә, фәнни конференцияләрдә, олимпиадаларда актив катнашып, зур җиңүләргә ирешеп эшлисе дә, укыйсы.
Күңелле мәшәкатьләрдән соң директорның арыганлыгы йөзенә чыккан.Ләкин ял итәргә вакыт юк, яңа уку елы башланды гына әле, димәк,  җиң сызганып эшлисе. ”Арыганлык сизелә, әмма бирешергә ярамый. Алда торган максатларга ничек тә ирешергә, бурычларны үтәргә кирәк”, ди директор үзе дә.
 

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: