Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар роботларга көйләнгән сөтчелек фермасын карадылар

Күңелле экскурсия кыр кухнясы белән тәмамланган

Балтач гимназиясенең 5 и сыйныфы укучылары, киләчәктә һөнәр сайлау юнәлеше кысаларында, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә экскурсиядә булдылар.

 

Әлеге экскурсияне балалары биредә укучы  Исрафиловлар гаиләсе оештырды. Роботларга көйләнгән сөтчелек фермасын карадылар, яшь бозауларны ничек тәрбияләгәннәрен күрделәр. Чәчү барган басуларны күрделәр, заманча яңа техниклар белән таныштылар. Гомумән, бик күп кызыклы яңалыклар белеп кайттылар. Күңелле экскурсия кыр кухнясы белән тәмамланган.

 

Балалаларны авылны яратырга кечкенәдән өйрәтү кирәк, атна саен Казанга күңел ачарга барган балада авылга карата мәхәббәт була алмаячак. Мондый экскурсияләр баланы авылга якынайта, авылда да эшмәкәрлек эшчәнлеге булдырып, акча эшләп булганлыгына төшендерә. – Сер түгел, экскурсиягә килгән замана баласы иң беренче «монда ничә сум түлиләр?» дип сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия