Балалар террорга каршы
Күптән түгел конкурста җиңү яулаучылар район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров белән очрашты.
Апрель аенда «Балалар террорга каршы» исеме астында рәсем конкурсы узган иде. Мәктәп укучылары, бигрәк тә башлангыч классларда укучы балалар зур активлык күрсәтте. Иҗат җимешләре комиссия членнарында зур соклану уятты. Менә конкурска нәтиҗәләр ясалды.
- Террорга булган мөнәсәбәтегезне рәсемнәрдә шуның кадәр ачык чагылдыргансыз, хәтта без өлкәннәргә дә уйланырга җирлек туды. Рәхмәт хезмәтегез өчен. Конкурска әзерләгән укытучыларга да, сезгә ярдәмгә килгән әти-әниләрегезгә дә рәхмәтнең иң олысы, - диде Рамил Шакиров. Конкурста җиңүчеләр генә түгел, һәр катнашучы да кызыксындыру бүләгенә ия булды. Кыска гына вакыт эчендә укучылар район җитәкчелеге белән әңгәмә дә корып алды. Бүләкләү мизгеленнән соң дуслык, татулык, түземлек турында кечкенә генә видеоролик та каралды. Соңыннан балалар башкарма комитет җитәкчесе белән истәлек өчен фотога төште.
Районның террорга каршы комиссия сәркатибе ЭНҖЕ ГАРИПОВА: «Балаларның террор сүзенең мәгънәсен, асылын кәгазь битләрендә шулкадәр оста итеп күрсәтә алулары комиссия әгъзаларын сөендерде. Бу фаҗиганың зур югалтулар, күз яшьләре икәнен аңлаулары бик мөһим».
Рәсемдә: җиңүләр җиңел бирелмәсә дә, бүләк алулары бик рәхәт.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 10:46Агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә.1600
-
4 март 2021 - 08:11Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы алга таба да эшләячәк дип ышандырды 2020 елда республика программасы буенча ишегалларны төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.7200
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар41900
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.32800
-
3 март 2021 - 13:21Эш көнен кыскартырга тәкъдим итәләр Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим иттеләр.41801
-
2 март 2021 - 20:11Сөйләшер сүзләр күп җыелган... Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр мәктәп елларында салына.41102
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика