Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылар остазларга мәдхия укый

Тиздән — Укытучылар көне.

— Укытучылар алар — тормышыбызның башы! Чыннан да, 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр без үз вакытыбызның күп өлешен укытучыларыбыз белән үткәрәбез, бәһасез тәҗрибә һәм белем алабыз. Мин укытучыларыма тормышымның нигезен төзергә ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтле, ул минем киләчәгемә, һичшиксез, йогынты ясаячак. «Кадерле укытучылар, үз эшегезгә күңелегезнең бер өлешен салганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә»!
(Мурат Гафиуллин, 7б)

— Укытучы — иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Алар бөтен күңелләре белән безне укыталар, безнең киләчәгебез өчен тырышалар. Хөрмәтле укытучыларым алдында баш иям.
(Иркә Шакирова, 8б)

— Минем өчен укытучы — ул һәрвакыт ярдәм итүче кеше. Алар безгә бәхетле һәм уңышлы тормыш кору өчен үзләренең тормыш тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшыралар. Укытучыларыма булганнары өчен мин бик рәхмәтле!!
(Әдилә Фәйзрахманова, 8б)

— Укытучы — укытучы гына түгел, ә балалар өчен остаз һәм тәрбияче. Ул белем биреп кенә калмый, укучыларына илһам да бирә, ярдәм итә һәм үсәргә дә булыша торган кеше. Укытучы сыйныфта уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыра, анда балалар үзләрен якланган һәм ышанычлы итеп хис итә. Укытучы балаларның акыл һәм иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. 
(Нәргизә Сабирҗанова, 7и)

— Укытучы булу җиңел эш түгел. Үз эшеңә тулысынча күмелергә кирәк, тормыштагы үз проблемаларыңны бер читкә куярга туры килә. Укытучы рухи сыйфатларны берләштерергә тиеш: ныклык, чиксез сабырлык, җитдилек һәм йомшаклык, ышаныч һәм һәрнәрсәдә үрнәк булырга тырышу. Иң мөһиме — тормышка, уку процессына, балаларга мәхәббәт.
(Сәйлән Нигъмәтҗанова, 11а )

Балтач гимназиясенең «Беренчеләр хәрәкәте» бүлеге активистлары, җитәкчеләре Равилә Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев