Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясендә узган Соңгы кыңгырау бәйрәменнән фоторепортаж

Бар да әйбәт булачак

Балтач гимназиясендә узган Соңгы кыңгырау бәйрәме унберләрнең вальсы, башлангычларның самолетиклары, тугызларның җырлары белән күңелләрдә озак сакланыр

 

 

Биредә уку алдынгыларын да әлеге күркәм бәйрәмдә бүләкләделәр, спортчылар да бүләкләр алды. Рәлиф Әскаров Бөтенрәсәй күләмендә зур җиңүләргә ирешкән шәкерте Алия Исрафилованы аерым бүләкләп узды. Укытучылар да  чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Нәниләр җырлый, шигырь сөйли, чыгарылыш сыйныф егетләре-кызлары чыгыш ясый, шарлар оча, фотосессияләр, оригиналь саубуллашу вальсы, чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына әзерләүче мөхтәрәм укытучылар Елена Юрьевна Панкова белән Венера Әмир кызы Мостафина…

 

Бар да күтәренке рухта, из теләктә... Балтач гимназиясе директоры Айгиз әфәнде дә шат, җәмгыятебезгә файдалы булачак шәхесләр әзерли алдылар бит, әти-әниләр чыгышында моның шулай икәнлеге аеруча да чагылыш тапты, чөнки ике әтинең дә чыгышы уку һәм тәрбия өчен сыйныф җитәкчеләренә, мәктәп коллективына карата тирән рәхмәт хисләренә төренгән иде.  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та укучылар белән бер рухта тирбәлде, үз чыгышында гимназияне мактауларга күмде, балаларга изге теләкләр теләде, район мәгариф бүлегеннән килгән вәкилебезнең дә изге теләкләре, һичшиксез, чынга ашачак. Бар да әйбәт булачак, бар да шушы бәйрәм кебек матур булачак, тик дөньялар гына тынычлансын, сугыш афәтләре күрмик, булганның кадерен белик, бәйрәм тәэсирләрен күңелләребездән озак җибәрмик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау