Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач районында кече авыл мәктәпләре балкып тора

Биктәш башлангыч мәктәбе булыр бу

Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләп бетереп, тапшыру-кабул итү эшләре булып үтте. Салавыч күппрофильле лицее филиалы Биктәш башлангыч мәктәбе дә бу этапны матур гына узып, төзеклеге һәм дә әйләнә-тирәдәге бакчасы белән сокландырды.

— Бу бакча безнең кечкенә генә мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә балаларның һәм дә аларның әти-әниләренең хезмәт җимеше, — ди Биктәш башлангыч мәктәбе укытучысы Ләйлә Галиева. — Быел дүртенче сыйныфларга мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләүне оештырып алдык, алар әтиәниләре белән килеп булыштылар, чүп тә утадылар, су да сиптеләр. Тирәлекне чиста тотуда да әтиләр ярдәм итте. Ирләребез дә булыша. Менә шулай, гаилә белән тырышабыз. Безнең бит мәктәп Биктәш авылының үзәген ямьләндереп торучы объект, белем йорты дигән дәрәҗәле статуска тап төшерергә ярамый, шулай бергәләшеп, тырышып эшлибез. Аллага шөкер, әти-әниләр белән тату-дус яшибез, кулга-кул тотынышып хезмәт куябыз. Лицейдан да ярдәм зур, кирәк икән, үзләре дә чыгып эшлиләр.

Биктәш мәктәбе бакчасының матурлыгын күрсәтеп, сайтка бирер алдыннан, «кайсы мәктәп бу?», дип, статуска куеп алдым, матур кайтавазлар килде, шуның берсен генә язам: «Биктәш башлангыч мәктәбе булыр бу, аның укытучылары һәм хезмәткәрләре, әти-әниләре Менә дигән!!!». Менә шулай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биктәш авылы