Балтач гимназиясендә бик кызыклы һәм мәгънәле очрашу булды
367
0
0

Минем әбием еш кына "Аллага шөкер" дияргә ярата. Бу сүзнең мәгънәсе турында моңарчы алай тирән уйланганым юк иде: сүзме сүз инде. Ә менә 3нче декабрьдә гимназиядә үткәрелгән очрашудан соң бу сүзләрнең хикмәтен аңладым мин.
Бу көнне гимназиябезгә минем апам - Чулпан Габдулганиева һәм аның дуслары - үзе шикелле үк сөйкемле, чибәр һәм тыйнак Зөлфия Галиева, Алсу Шәймөхәммәтова килде.
Чулпан апамның тормышы, иҗаты миңа таныш булса да, хәтта мин дә аның үзем өчен яңа якларын ачтым. Ә аның белән якыннан таныш булмаган укучылар һәм укытучылар исә кызларның мавыгулары, тормышлары, истәлекләре турында бик кызыксынып тыңладылар.
Инвалидларның "Фикердәш" җәмгыяте берләштергән әлеге кызлар үзләренең кызыклы, таза кешеләрнекенә караганда да мәгънәле тормышларын бәян итте. Аларның спорт ярышларында һәм башка бәйгеләрдә катнашып яулаган грамота, медальләре егет-кызларны гаҗәпләндерде. Аеруча әле быел беренче тапкыр үткәрелгән "Татарстан энҗе бөртеге" бәйгесе турында сөйләүләре ошады безгә.
Чулпан апа шигырьләрен ничек иҗат итүе, китап чыгару кыенлыклары турындагы серләрен дә чиште, үзе яраткан шигырьләрен укып та күрсәтте. Кызлар безне кызыксындырган һәр сорауга иренмичә җавап бирделәр.
Ә мин үзебезнең сау-сәламәт булуыбызга, сугышлар булмаган тыныч җирләрдә яшәвебезгә сөенеп, әбием әйткәнчә, "Аллага шөкер" икән дип уйланып утырдым.
Быел 9нчы сыйныфта имтихан бирәсе бар дип куркабыз, әзерләнергә теләмәгән, иренгән иптәшләрем дә бар. Минемчә, очрашуда катнашкан Чулпан, Алсу, Зөлфия апаларның ихтыяр көче, максатчанлыгы, тырышлыгы, оптимизмы безгә үрнәк булырга тиеш. Очрашу ахырында дусларым ясаган нәтиҗәләр дә минем фикерләремне раслый.
.jpg)



Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
27 февраль 2021 - 08:11Эшеңне яратсаң, чын энтузиаст булсаң... «Сосна» хуҗалыгындагы чираттагы тукталышыбыз амбар хуҗалыгы булды. Кыш көне амбарда эш юк дип уйларга күнеккән без.5800
-
26 февраль 2021 - 22:11Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре) Көннәрдән бер көнне ир-ат булып уянсам… Гүзәл затларга — әнә шул җөмләне дәвам итәргә куштык. Иң беренче итеп ниләр эшләр иде икән алар?13301
-
26 февраль 2021 - 21:21Кинәт башланган ютәлдән ничек котылырга? Язга аяк басканда бу чирдән җәфаланучылар тагын да арта.14901
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар10400
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.11600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!142001
-
25 февраль 2021 - 17:21Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе вафат... Роберт Галиевка 67 яшь иде.65101
-
25 февраль 2021 - 09:21Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Операция дә уңышлы үткән булган бит...56400
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+