Хезмәт

Балтач гимназиясендә IT-класс ачыла

Президент Рөстәм Миннехановныӊ Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә IT-класслар ачу турындагы боерыгы нигезендә Балтач гимназиясендә IT-класс ачыла.

Анда 10 нчы класска баручы укучылар кабул ителәчәк. Әлеге класс укучылары махсус 2 елга исәпләнгән программа буенча укытылачак. Программалау нигезләреннән тыш, техник дизайн (Corel DRAW, Photoshop и Lightroom), Интернет челтәрендә куркынычсызлык нигезләренә, персональ компьютерны программа һәм аппарат ягыннан тәэмин итү серләренә һәм башка кызыклы күнекмәләргә өйрәтү каралган. Иинформатика фәне атнага 4 сәгаттән тыш 4 сәгать өстәмә эликтив курс буларак та укытылачак, дип хәбәр итте Марат Мөкминов

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: