Хезмәт

Балтач Гимназиясендә узган «Соңгы кыңгырау» үзенчәлекле һәм дулкынландыргыч булды (фото)

Соңгы кыңгырау … Әлеге бәйрәм һәрбер кеше күңелендә тирән эз калдыручы вакыйга. Гимназиядә үткән бәйрәмне кемнәр генә күз яшьләрсез күзәтә алды икән?

Чыгарылыш сыйныфлар бөтен укучылар алдында соңгы мәртәбә укучы егет-кызлар буларак үткәндә бик дулкынсалар да, йөзләреннән елмаю төшмәде. Гимназия директоры Ренат Мөхәрләмов үзенең чыгышында һәрберсенә рәхмәт сүзләрен җиткереп, алда көткән имтиханнары вакытында уңышлар һәм киләчәктә югалып калмауларын теләде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та якты юллар теләп, изге теләкләрен юлладылар. Әти-әниләр исә балаларына төпле белем биргән укытучылар коллективына рәхмәт сүзләре ирештерделәр. Кайчан гына беренче сыйныф укучысы буларак гимназия бусагасын атлап кергән егет-кызлар инде бер айдан студент дигән исем йөртергә хокуклы булачаклар. Уңышлар сезгә! Һәрбер көнегез бүгенге кебек якты, матур һәм елмаюларга бай булсын. Теләкләр теләп күкләргә очырткан шарларыгыз бары уңай нәтиҗәләрен генә бирсен.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: