Хезмәт

Балтач мәктәбе музеена экспонатлар җыялар

Балтач мәктәбе тиздән үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Мәктәп коллективы әлеге истәлекле дата уңаеннан, музей булдыру максаты белән яши. Инде музейга дип беренче экспонатларны тапшыручылар да бар.
Күптән түгел мәктәптә узган "Гаилә бәйрәме"ндә Энҗе һәм Фәрит Гариповлар гаиләсе бик күп экспонартлар тапшырды. Шулай ук Түнтәр авылының хөрмәтле кешесе, авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән ветеран укытучысы Рәфкәт Зарипов та коллективка Бакый Зыятдиновның "Классташлар" дигән китабын бүләк итте. Мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева аларны зур рәхмәтләр әйтеп кабул итеп алды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: