Балтач урта мәктәбендә Белем бәйрәме елдагыча зур оешканлык белән үтте.
Укучылар, укытучылар, әти-әниләрне тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, Сорнай җәмгыяте диреторы Тәуфыйк Гыйләҗев, мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Гатауллина килгән иде.
Укучыларның дәртле биюләре һәм җырлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп яңгыраган кыңгырау укучыларны классларга дәште. Чыгарылыш сыйныф укучылары быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән 73 сабыйны үз классларына озатты.
Һәр класста тынычлык дәресләре үтте.