Хезмәт

Балтач мәктәбендә "Җиңү марафоны" башланды (+фото)

Балтач урта мәктәбендә өр-яңа проект старт алды.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Балтач урта мәктәбендә бик күп чаралар башлангыч алды. Араларында өр-яңа проект та бар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова инициативасы белән күптән түгел  "Җиңү марафоны" дигән проект старт алды.

Реклама

- Проект шунысы белән әһәмиятле, әлеге чарада тулы коллектив катнаша, икенче төрле итеп әйтсәк, масштаблы чара. Бер генә укучы да, укытучы да  читтә калмый. Һәр сыйныфның үз билгеләнгән вакыты бар. Чара төрләренә килсә, алар төрле: ул театрдан өзек булырга да, квест-уен да, концерт яки башка төрле чара да булырга мөмкин. Проектны 11 сыйныфлар башлап җибәрде. Һәм әйтергә кирәк бик уңышлы чыгыш ясадылар.Алда 9 сыйныфларның чыгышы көтелә, - ди Руфия Әдһәмовна.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: