Балтачлылар IT-чемпион бәйгесендә
«IT-чемпион» бәйгесе ике номинациядә оештырыла. Конкурсның «Иң актив укучы» дип атала торган өлешендә катнашырга теләүчеләр әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары, күршеләренә республиканың электрон хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru теркәлү узарга ярдәм итәргә тиеш. Укучы ярдәмендә сайтта шәхси кабинетын булдырган һәркем үз битендә яшүсмернең «Татарстанда электрон мәгариф» (edu.tatar.ru) мәгълүмати системасындагы шәхси логинын җыя.
Шулай итеп, укучы исеменә махсус баллар туплана башлый. Сайтта теркәлү, электрон хезмәтләр өчен түләүгә баллар җыела.
«Иң актив укучы» номинациясендә бәйге 3 этапта уза: 1 марттан 24 майга кадәр, 25 майдан 1 сентябрьгә кадәр, 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр. Һәр этап ахырында һәрбер муниципаль районнан 3 иң актив укучы - иң күп балл җыючылар - iPad планшетларына лаек була.
Конкурста җыелган балларын укучылар шулай ук төрле бүләкләргә дә алыштыра ала: театрга чакыру билетлары, сувенир бүләкләр, спонсорлар бүләкләре.
Бәйгенең «Иң яхшы укучы» номинациясендә 1нче этап нәтиҗәләре Казан ИТ-паркында узды. Безнең Балтач районы укучылары да бу конкурста бик актив катнашалар. Бигрәк тә Куныр (укытучы Р.Х. Нәҗипов), Балтач урта мәктәбе (укытучы Э.Р. Фәйзрахманов), гимназия (укытучы М.Н. Мөкминов).
Менә алар «IT-чемпион» республика конкурсының 1нче этабында үзебезнең район җиңүчеләре:
1 урын - Лира Шәйхетдинова, гимназия, 10 сыйныф;
2 урын - Ранил Нәҗипов, Куныр урта мәктәбе, 5 сыйныф;
3 урын - Муса Хәкимҗанов, Балтач урта мәктәбе, 4 сыйныф. Бу укучылар - iPad планшетлары белән бүләкләнделәр.
Конкурс дәвам итә. Укучылар iPad планшетлары әле тагын да алырлар шәт.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 22:11"Казан егетләре"ндә үзгәрешләр: "Ызгышуга урын юк" “Казан егетләре” төркеме 2021 елга зур яңалыклар белән керде. Төркемдә кабат үзгәрешләр.7802
-
15 гыйнвар 2021 - 21:21Битендәге бетчәне сыткач, пневмония белән чирләгән Бер ир, иягендәге бетчәне сыткач, бер айга реанимациягә эләккән.10701
-
15 гыйнвар 2021 - 20:11Казан-Яшел Үзән трассасында алты машина бәрелешкән Авария буран һәм юлда күз күреме начар булу аркасында килеп чыккан.14702
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар7300
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар77900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.231600
-
13 гыйнвар 2021 - 14:46Татарстанда бер яшьлек бала салкында өшегән, ул бик авыр хәлдә Сабыйны реанимобильдә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр.88601
-
14 гыйнвар 2021 - 20:11"Баш тарткан балам күршедә яши..." Сабыйларыннан баш тарткан аналар ни сәбәпле мондый адымга бара? Чираттагы шундый хатын үзенең язмышы белән уртаклашты.74203
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика