Балтачның спортчы гаиләләре ярышты (+фото)
Балтач урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары арасында “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” ярышы булып узды.
Чараның максаты гаиләләрне спортка җәлеп итү иде. Ата-аналар рәхәтләнеп катнаштылар. Барлык этапларда киеренке, мавыктыргыч көрәштә узды.
Катнашучылар яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.Җиңүчеләрне һәм катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
– Мондый төр чаралар мәктәптә даими уза. Алар укучылар, әти-әниләр, укытучылар арасындагы мөгамәләне тагын да ныгыта, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев